Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәт һавасын нәрсә боза?

Нефть башкаласында яшәүчеләрнең шәһәрдәге үзенчәлекле истән зарлануларына инде беренче ай гына түгел.

Борчылган әлмәтлеләр җирле басмалар сайтларына, социаль челтәрдәге башка рәсми төркемнәргә күпсанлы комментарийлар язалар һәм менә редакциягә хат белән дә мөрәҗәгать иттеләр.

Нәрсә исе бу?

«Шәһәрдә еш кына, бигрәк тә соңгы вакытларда начар ис сизәбез. Бу күкертле водород исенә охшаган, - диелә хатта. - Ул бигрәк тә төннәрен һәм иртәнге сәгатьләрдә нык сизелә. Нәкъ шул вакытта бөтен кешеләр диярлек өйдә була, ә тәрәзәләрне ачу мөмкин түгел. Әле ачмасаң да ис каяндыр фатирларга үтеп керә. Күкертле водородның кеше сәламәтлеге өчен куркыныч икәнен әйтеп тору кирәкмидер. Бу хәлгә төшенеп, чара күрүегезне үтенәбез».

Килеп туган вәзгыятькә аңлатма бирүен сорап, без Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының көньяк-көнчыгыш территориаль идарәсе җитәкчесе Альберт Маликовка мөрәҗәгать иттек. Түбәндә аның җавабын китерәбез:

- Безнең служба хезмәткәрләре «Әлмәт-Водоканал» ААҖнең җилгә каршы ягыннан да, җил тими торган ягыннан да күкертле водородны үлчәп карадылар. Беренче очракта, җилле яктан, «Әлмәт-Водоканал» ААҖ белән «Кәләй» нефть кудыру станциясе арасындагы ноктада күкертле водородның нормадан артып китүе күзәтелмәде. Икенче очракта исә, җилдән ышык якта, үлчәү нәтиҗәләре моның нәкъ киресен күрсәтте. Чистарту корылмаларының җил тими торган ягында күкертле водородның рөхсәт ителгән концентрация чигеннән 4,55 тапкырга артып китүе ачыкланды. Алга таба күкертле водород туплану ихтималы булган урыннарда, иңкүлекләрдә, Красноармейка районында үлчәүләр ясалды. Биредә шулай ук күкертле водородның рөхсәт ителгән норма чигеннән 14,3 тапкырга артып китүе күзәтелде. Анализ нәтиҗәләре тикшерү өчен Роспотребнадзорга, Росприроднадзорга һәм Татарстан табигатьне саклау прокуратурасына юлланды.

Бигрәк тә Гагарин, Чехов, Белоглазов, Чернышевский, Бигәш, Гафиятуллин, Заслонов, Девонская, Фәхретдин, Пушкин, Радищев, К. Цеткин, Нефтьчеләр урамнарында яшәүчеләрдән шикаятьләр күп керә. Кыскасы, бөтен шәһәр диярлек яман истән интегә.

Альберт Маликов шулай ук Красноармейка районында күкертле водород туплануын һәм алга таба яман иснең шәһәр ягына таба таралуын да аңлатып үтте.

Проблема чистарту корылмаларының искергән булуы белән дә бәйле, алар реконструкцияләүне таләп итә, диде ул.

Чыннан да, әңгәмәләрдән күренгәнчә, югарыда санап үтелгән урамнарда яшәүчеләрне күкертле водород исеннән тыш, шакшы канализация сулары исе дә борчый. Монысы да иртәнге һәм төнге сәгатьләрдә нык сизелә икән.

Ис турындагы эшнең очын табу кыенлаша

Соңрак, Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының көньяк-көнчыгыш территориаль идарәсе җитәкчесе Альберт Маликов аңлатмасыннан соң, без «Әлмәт-Водоканал» ААҖ объектлары буйлап рейдка кузгалдык. Акционерлык җәмгыяте директоры Раушан Хафизов белән берлектә предприятиенең ис нык сизелә торган объектларын карап йөрдек.

Предприятие территориясенә аяк басуга ук борынга тирес эшкәртелгән ис килеп бәрелә. Шәһәрнең бөтен шакшы сулары «Водоканал»ның чистарту корылмаларына җыелып, биредә чистарту баскычларын үтә. Ахыр чиктә хасил булган утырма механик сусызландыру цехына килеп эләгә һәм аннан утырма мәйданчыкларына озатыла. Анда тондырыла һәм киптерелә. Россиянең бөтен чистарту корылмаларында да эш шушындый ук технологик процесс нигезендә бара һәм мондый предприятиеләрнең барысында да үзенчәлекле тирес исе сизелеп тора икән. Бу ис «Водоканал»ның проект буенча билгеләнгән санитар-саклау зонасы чикләрендә дә сизелә. Раушан Хафизов сүзләренә караганда, шәһәр урамнары бу зонага эләкми һәм санап үтелгән урамнар йортларында булган искә «Әлмәт-Водоканал» ААҖнең бернинди катнашы да юк.

Бу көнне без «Водоканал»ның шәһәр эчендәге кайбер объектларында да булдык. Болар - 8 нче КНС (Төзүчеләр проспекты - Бигәш урамы районы) һәм 2 нче КНС (Радищев - Совет урамнары районы). КНС биналарында предприятие объектларына хас булган начар ис сизелеп тора. Ләкин шикаятьләр кергән шәһәр урамнарына килгәннән соң без аларда мондый исне сизмәдек. Гәрчә җил чистарту корылмалары ягыннан иссә дә.

Раушан Хафизов үз чиратында, ниндидер бер билгесез пычрату чыганагы бар, аны ачыкларга кирәк, дип расларга тырыша. «Әлмәт-Водоканал» ААҖ җитәкчесе шулай ук безнең берничә сорауга да җавап бирүне кирәк тапты.

- Раушан Газизҗанович, шәһәрдәге сасы иснең сәбәбен нидән күрәсез?

- Сәбәбен төгәл әйтә алмыйм. Әмма шунысын тулысы белән раслый алам, ис чыганагы «Әлмәт-Водоканал» ААҖнең чистарту корылмалары түгел.

Минем карашка, килеп туган хәлгә төпле анализ ясый, бөтен исләрне спектраль яссылыкка куеп карап, пычрату чыганагын билгели алырлык службаларны җәлеп итәргә кирәк.

Хәзерге вакытта безнең предприятиедә җыелган сулар һәм канализация исен киметү буенча эш бара. Бездә һава анализлары алган оешмалар да «Водоканал»ның ис чыганагы булуына шикләнәләр. Минемчә, һава составын киңрәк диапазонда өйрәнү зарур. Ис бөтен ингредиентлары буенча тикшерелгәч кенә нинди дә булса нәтиҗә ясарга мөмкин булачак.

- Безнең социаль челтәрдәге рәсми төркемгә шундый комментарий килеп эләкте. Анда, «Әлмәт-Водоканал» ААҖдә авария белән бәйле хәл булу нәтиҗәсендә бөтен шакшы суларның Дала Зәе елгасына агызылуы турында мәгълүматлар бар, диелә. Бу уңайдан нәрсә әйтә аласыз?

- Предприятиедә авария белән бәйле хәлләр килеп туганда - канализация сулары таралганда, басым канализациясендә өзеклек булганда яки башка очракларда - без кичекмәстән башкарма комитетның җир асты корылмалары бюросына мәгълүмат җибәрәбез. Анда ордер тутырыла. Җир эшләре башкару турындагы мәгълүмат экология һәм табигатьтән файдалану департаментына юллана. Мондый хәлләр килеп туганда безнең өчен аларны яшереп калуның бернинди мәгънәсе юк. Мисалга, 2009 елда Калинин - Больничная урамнары районында канализация коллекторында шактый зур мәйданда җир убылу булды. Без бу турыда шунда ук шәһәр һәм район җитәкчелегенә һәм район башлыгына хәбәр иттек. Бергәләп тиз арада авария нәтиҗәләрен бетерү буенча чара күрелде. Безнең яшерер серләребез юк.

Әйе, предприятиебездә чистарту корылмалары җиһазлары, коллекторлар тузу, таушалу белән бәйле күп кенә проблемалар яшәп килә. 2010 елда чистарту корылмаларын реконструкцияләү проекты эшләнде, әмма федераль максатчан программага эләгергә тырышуыбыз үз нәтиҗәләрен бирмәде. Реконструкцияләү зарурлыгы турындагы мәсьәлә әле һаман ачык килеш кала бирә. Ләкин шуңа да карамастан «Әлмәт-Водоканал» ААҖдә технологик циклның бозылуына юл куелмый. Ул өзлексез процесс. Шәһәрдә яшәүчеләрдән билгеле бер сәгатьләрдә: иртәләрен һәм төн урталарында шикаятьләр була булуын. Әмма предприятиедә өзлексез эш процессы бару белән бәйле рәвештә үзенчәлекле ис тә даими килеп тора. Ә сасы иснең чыганагы без булсак, ул шәһәрдә тәүлек әйләнәсе күзәтелер иде. Мондый факт юк бит.

- Сезнеңчә ничек, шәһәрдәге яман ис проблемасы кыска срокларда хәл ителерме?

- Шәһәрдәге бу иснең чыганагы булмас өчен без үз тарафыбыздан кирәк булган бөтен чараларны күрәбез. Ләкин әлегә атмосфера һавасын пычрату чыганагы билгеләнми торып берни дә әйтеп булмый.

Кем гаепле? Нишләргә?

Рейдта булып кайтканнан соң без ТРның Роспотребнадзор идарәсе территориаль бүлегеннән информация ала алу бәхетенә ирештек. Биредә безгә «Әлмәт-Водоканал» ААҖдә беренчел лаборатор тикшерүләр үткәрелүен һәм предприятие эшчәнлегендә кайбер хилафлыклар ачыклануын хәбәр иттеләр.

ТРның Роспотребнадзор идарәсе территориаль бүлеге начальнигы урынбасары Руслан Миңнеханов безнең игътибарга менә нәрсәләр җиткерде:

- «Водоканал»да төнге сәгатьләрдә өстәмә лаборатор тикшерүләр уздырылачак. Алар эшне хокук саклау органнарына тапшыру өчен кирәк. Җирле басмаларга шикаять белән мөрәҗәгать иткән әлмәтлеләрнең сүзләренә караганда, сасы ис 20.00-21.00 сәгатьләр арасында көчәя икән. Кичке вакытта «Водоканал»да Роспотребнадзор хезмәткәрләре кизү тора.

Алсу ХӘЙБРИЕВА

Автор фотолары

Белешмә өчен
Канализация исе ни дәрәҗәдә куркыныч?


Канализация исе җитәрлек кадәр сасы, ә сасы ис инстинктив дәрәҗәдә куркынычлык хисе тудыра. Бу исә үз чиратында тынгысызлануга, борчылу хисенә, нерв киеренкелегенә һәм депрессиягә китерә. Инстинктив дәрәҗәдәге зыяныннан тыш, шакшы суларда сулыш алу системасына турыдан-туры зыян китерүче газлар да бар. Торбалардан чыккан һава тагын җитәрлек кадәр дымлы булуы һәм өйдә кеше өчен агулы саналган гөмбәчекләр һәм күгәрекләр хасил итүе белән дә зыянлы. Тагын бер куркыныч ягы шунда: шакшы иснең кеше организмына озак вакытлар йогынты ясавы ис сизүнең өлешчә югалуына, ә бу үз чиратында тәмне аңламый башлауга һәм ахыр чиктә аппетит бетүгә китерә.

Күкертле водород исе ни дәрәҗәдә куркыныч?

Гадәттә канализациядән килүче күкертле водород газы исен череп ятучы ризык калдыклары бүлеп чыгара. Күкертле водород - туп-туры нерв системасына тәэсир итә торган бик агулы матдә. Куркынычлык шкаласы буенча ул 3 нче класска кертелгән. Аның исен сизгәндә бервакытта да битараф калмагыз. Моның тагын да куркыныч ягы шунда, ул ис сизү нервысын зәгыйфьләндерә. Шуның аркасында кеше үзен чолгап алган агулы парларны сизми башлый, димәк, алар кисәк кенә көчле агулануга китерергә дә мөмкин.

Һава составында бу газның үлемгә китерә торган концентрациясе бик кечкенә - нибары 0,1 %. Күкертле водородның шушы күләме ун минут эчендә кешене үтерергә мөмкин. Ә концентрацияне бераз гына арттырганда кеше беренче сулаудан ук үлә. Мисал өчен: канализация системасында күкертле водород концентрациясе кайвакыт 16 % ка җитә.

Күкертле водород белән көчле агулануның сизелерлек билгеләре түбәндәгеләр: үпкәгә су җыелу, бизгәк тоту, нервлар параличы, алга таба мәрткә китү. Атмосферада күкертле водород азрак күләмдә булганда (0,02 % тан башлап), агулану үлемгә үк китерми, әмма баш әйләнү, баш авырту, укшу, «сасыган йомырка» исенә тиз күнегү билгеләре күзәтелергә мөмкин.

Һавага составында күкертле водород булган калдыклар ташлаучы заводларда эшли яки якын-тирәдә яши торган кешеләрдә H2S белән хроник агулану күзәтелә. Алар үзләрен начар хис итәләр, башлары авырта, авырлыклары бик тиз кими, аңнарын югалту очраклары күзәтелә, авызларында металл тәме тоялар. Күкертле водород күзнең лайлалы тышчасына зыян китереп һәм конъюнктивит, яктылыктан күз авырту кебек авырулар китереп чыгарып, күз күремен дә начарайта.

Тиз арада чара күргәндә күкертле водород белән агулануны дәваларга була. Моның өчен зыян күрүчене саф һавага алып чыгарга, үпкәләренә кислород килүне тәэмин итәргә, йөрәк һәм сулыш алу органнары аналептиклары, тимер препаратлары, глюкоза, витаминнар бирергә кирәк.

Бәйсез экологик экспертиза сайты материаллары буенча

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250