Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Коръән укучыларның республика бәйгесендә Әлмәт яшьләре беренчеләр сафында

Конкурс өч номинациядә узды. Коръәннең утызынчы өлешенең яртысын, бу өлешне тулысынча белү, Коръәнне кагыйдәләр нигезендә, тәҗвид белән уку.

2012 елның 1 декабрендә Россия ислам университетында Коръән укучылар һәм Изге китапны яттан белүчеләрнең (Коръән хафизлар) республика бәйгесе узды.

Билгеле булганча, ТР мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан агымдагы елны ТРда Коръән елы дип игълан ителде. Моңа бәйле рәвештә, республика районнарда мөфтият мөхтәсибәтләрендә ел дәвамында Коръән укучылар бәйгеләре узды.

Бу бәйгеләрнең нәтиҗәсе булып республика конкурсы тора. Ул Татарстан районнарындагы иң яхшы Коръән укучыларны җыйды.

Конкурс өч номинациядә узды: Коръәннең утызынчы өлешенең яртысын, бу өлешне тулысынча белү, Коръәнне кагыйдәләр нигезендә, тәҗвид белән уку.

"Коръәннең утызынчы өлешенең яртысын белү" номинациясендә Әлмәт ислам мәдрәсәсенең икенче курс студенты Илнар Зарипов беренче урынга чыкты. Тагын ике номинация буенча шулай ук Әлмәт ислам мәдрәсәсенең икенче курс студентлары Ибраһим Яруллин һәм Руслан Гапоновлар икенче урынга лаек булдылар.

Материал "Татар информ" һәм Әлмәт муниципаль районы сайтларыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250