Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кече һәм урта бизнес үсешенә ярдәм

Әлеге максат белән кичә Әлмәткә башкаладан федераль монополиягә каршы хезмәтнең төбәк бүлеге, республика прокуратурасы, Татарстан Президенты каршындагы эшмәкәрлек хокукларын яклау вәкиллеге, кече һәм урта бизнес предприятиеләре ассоциациясе вәкилләре килде.

Очрашу муниципалитет бинасында узды.

Моннан ике-өч еллар элек эшмәкәрләр белән очрашулар хакимият бинасының зур залында уза иде. Зал тутырып җыелган бизнес вәкилләре андый очрашуларда проблемаларын яшереп тормады. Ачыктан-ачык канәгатьсезлеген белдерде. Тик бу юлы эшмәкәрләр хокукларын яклау максатыннан оештырылган чара ни өчендер хакимият бинасының кече залында узды һәм башкала кунаклары белән очрашуга килүчеләр дә бармак белән генә санарлык иде. Республика прокуратурасының федераль законнарның үтәлүенә күзәтчелек итү идарәсе җитәкчесе Модест Фатыйхов бизнес вәкилләрен тел яшереп тормаска өндәсә дә проблемасы белән уртаклашучы булмады диярлек. Көньяк-көнчыгыш сәүдә-сәнәгать палатасы идарәсе рәисе Рөстәм Латыйпов, мисал өчен, Президент каршында кече бизнес мәнфәгатьләрен яклаучы институт ачылу иҗтимагый оешмаларның дәрәҗәсен төшермәсме дигән шиген белдерде. Җитештерү тармагында эшләүче үзен Рөстәм дип таныштырган эшмәкәр исә лизинг-грантларның отышлы булу-булмавы белән кызыксынды. Ул үзенең соравын чыгыш ясаучыларның Әлмәттән лизинг-грант программаларында катнашучылар аз булуын искәртүләренә һәм үз тәҗрибәсенә нигезләде. "Бер-ике тапкыр бу программада катнашу омтылышы ясадым. Ләкин уйлап-санап карагач, аның отышсыз булуын аңладым. Банктан кредит алуым тизрәк тә, кулайрак та булды", - ди эшмәкәр. Икътисад министрлыгы каршындагы эшмәкәрлеккә ярдәм үзәге җитәкчесе Артем Наумов "салым түләү төренә карап андый проблемага тарыган бизнес вәкилләре булуын һәм әлеге программаларның нигездә дәүләт ярдәменә кул тыгарга әзер кырыгалдарлардан саклануны күздә тотып гамәлгә кертелүен әйтте.

Ләйләгөл МИНАЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250