Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Исеме генә татлы...

Сәламәтлек саклау идарәсендә тантаналы шартларда аз тәэмин ителешле һәм күпбалалы гаиләләрдән булган, шикәр диабеты белән авыручы балаларга каннарындагы шикәр дәрәҗәсен күрсәтә торган тест-полоскалар тапшырылды. Әлеге чараны "Бердәм Россия" сәяси партиясе уздырды. Ул "Диабетка каршы көрәштә берләшик" партия проекты кысаларында үтте.

Шикәр диабеты соңгы елларда көчле һөҗүмгә күчте, хәзер өлкәннәр генә түгел, ә балалар да "татлы авыру"дан иза чигә. Белгечләр диабетка китерүче төп сәбәпләрнең берсе дип нерв киеренкелеген атый. Моннан тыш, аз хәрәкәтләнү, күп ашау, тәмәке тарту, алкоголь куллану кебек начар гадәтләр дә шикәр авыруы килеп чыгуга сәбәпче булырга мөмкин. Ә кеше диабет белән авырып киткән икән, аңарда ашказаны асты бизенең эшчәнлеге бозыла, инсулин проблемасы килеп туа. Организмда инсулин җитмәү, үз чиратында, матдәләр алмашынуы бозылуга китерә. Күпмедер вакыт үтүгә болар бавыр, бөер, йөрәк-кан тамырлары эшчәнлегендә чагыла, күз авырулары килеп чыга. Табиблар диабетның ике төрен билгели. Беренчесе еш кына ашказаны асты бизенең инсулин эшләп чыгара торган "бетта-күзәнәкләре" төрле вируслар тәэсирендә җәрәхәтләнүе аркасында килеп чыга. Аның белән күбесенчә балалар һәм яшьләр авырый. Икенче тип диабет нигездә, 40 яшьтән узган тулы гәүдәле, гипертония, йөрәк авыруы, холестерины югары булган, тәмәке тартучы кешеләрдә күзәтелә.

Балаларның яшьтән үк диабетка дучар булулары кызганыч. Белгечләр ассызыклаганча, бер айга һәр сабыйга 150-200 полоска кирәк, ә елына болар өчен чыгымнар 40 мең сумлап тәшкил итә. "Бердәм Россия" партиясенең игелекле гамәле игътибарга лаек.

Тантаналы чарада муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, "Бердәм Россия" партиясенең Әлмәт җирле бүлекчәсе политсоветы секретаре вазифаларын башкаручы В.Самойлов, "Бердәм Россия" партиясенең Әлмәт җирле бүлекчәсе башкарма комитеты җитәкчесе Л.Миңнеханова, "Бердәм Россия" партиясенең Яр Чаллы җирле бүлекчәсенең башкарма комитеты җитәкчесе Е.Шуралева, сәламәтлек саклау идарәсе начальнигы урынбасары С.Можгина, ТР буенча "Шикәр диабеты белән авыручылар җәмгыяте" төбәк оешмасы рәисе Л.Мифтаховлар катнашты. Алар балаларга сәламәтлек һәм түземлек теләде.

Әлеге акция диабет белән авыручы балаларга сәламәтлекләрен даими контрольдә тотарга мөмкинлек бирде. Бу көнне 10 гаиләгә матди ярдәм күрсәтелде.

Г.ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА.

Фото: http://www.vse-pro-detey.ru/page/68/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250