Бүген башлап Төркия Әлмәткә күчә – күрми калмагыз [+ФОТОЛАР]
Бүген шәһәрдә могҗиза булачак.
Яңартылган шәһәр күле территориясен, чынлап та, могҗиза дими булмый. Шәһәргә туристлар агыласы көн кебек ачык. Әлмәтлеләргә дә һәм әйләнә-тирә районнарда яшәүчеләргә дә биредә ял итү өчен менә дигән шартлар тудырылган. Чит илгә барасы да юк. Шәһәр пляжына Таиландныкы булган кварцлы ак ком җәелде.
Ул астагы ком белән катнашмасын өчен ике арада геотукыма калдырылган. Киенү-чишенү урыннары, утыргычлар - барысы да заманча. Заманча воркаут, спорт корылмалары, ике волейбол мәйданчыгы, пляж, балаларга "корабль" - һәммәсе дә бушка. Ә менә бау буйлап йөрү, скалодром, ягъни кыяга менү түләүле. 11 метр биеклектәге кыя дүрт яклы. Теләгән һәркем үзен сынап карый алырлыгы да бар.
Ачык бассейн искитәрлек. Биредә балалар өчен дә, йөзә белгәннәргә кирәкле тирәнлектә су салынган. Су чишмә суы кебек чип-чиста. Ятаклар, алар өстендәге зонтлар - һәммәсе чит илнең курорт зоналарындагы кебек. Шушында ук сауна, душ эшли. Балалар өчен дә биредә махсус 26 су аттракционы эшләнгән. Бәясе дә кыйммәт димәс идек. 5 яшькә кадәрге балаларга бушлай, ә 12 яшьтәгеләргә кадәр 50 процент түләү каралган.
Катамараннар, көймәләр да безне көтә. Вейкбординг яки су чаңгысында йөрүдә дә каршылыклар юк. Башта синең белән инструктаж уздыралар, аннан син су чаңгысына баса аласың. Беръюлы алты кеше йөри ала. Куркырга кирәкми - бар корылмаларда да страховкалар бар. Һәрберсенең куркынычсызлыгы тикшерелгән.
Бары тик агачтан гына ясалган җәйге терассасы да булган кафе инде халыкның яраткан урынына әйләнеп бара. Икенче катында очрашулар үткәрергә, сөйләшүләр алып барырга, чаралар уздырырга мөмкин булачак.
Ике ярны тоташтыручы күпер дә арткарак күчерелгән. Бу күл мәйданын тагын да зурайткан.
Кичә район башлыгы Айрат Хәйруллин биредә журналистлар белән очрашты. Билгеләп үтелгәнчә, биредә 62 оешма эшләгән. Махсус сатып алынган техника комны иләк аша уздырып, чүпләрдән арындырып, даими чистартып торачак. Әлбәттә, ял итүчеләр дә чисталыкны сакларга тиеш. Ә менә хайваннар белән монда керергә рөхсәт ителми.
Күлдәге эшләргә республика бюджетыннан 163 миллион сум акча бүлеп бирелгән. Шулай ук җирле бюджет, инвесторлар да өлешләрен керткән.
Суның сыйфатына килгәндә, экология департаменты директры Айнур Исхаков хәзер аның санитария таләпләренә туры килүен, бу җәһәттән зур эш алып барылуын әйтте.
Кыскасы, безне иртәгә искиткеч зур бәйрәм көтә. Рәхим итегез! Рәхәтләнеп ял итик. Без түләүле урыннарны санап, чит илгә бару путевкалары хакы белән чагыштырып карадык. Күп тапкырлар арзанрак килеп чыга. Өй өчен дә кайгырасы юк, янәшәдә генә. Читтән килүчеләргә күл янындагы предприятиеләрнең кунакханәләреннән файдаланырга була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа