Көн темасы

Илтән-Бута авылында яфрак бәйрәме узды [+фото, видео]

Һәрбер милләтнең изге бәйрәмнәре бар. Якшәмбе православие динендәгеләр дә олы бәйрәмнәрен - Троицаны билгеләп үттеләр.

Троицаны йоласына туры китереп бәйрәм итүчеләр хәзер бармак белән генә санарлык. Дөресрәге, юк дәрәҗәсендә, халык милли бәйрәмнәрен тәмле ризыклар пешереп кенә искә ала. Ә менә районыбызның керәшен татарлары яшәгән Илтән-Бута авылында аны гасырлардан-гасырларга югалтмыйча, буыннан-буынга күчереп киләләр, һәр елны зурлап, йолаларны җиренә җиткереп үтәп бәйрәм итәләр. Халык телендә Яфрак бәйрәме, Торыйсын дип йөртелгән әлеге бәйрәм Пасхадан, керәшеннәрчә әйткәндә, Олы көннән соң 50 көн үткәч уздырыла. Шуңа күрә аның махсус билгеләнгән көне юк. Пасхага бәйле рәвештә бәйрәм көне ел саен үзгәреп тора.

Бәйрәмнең күрке - каен. Торыйсын буласы атнаның пәнҗешәмбесендә (ул көн симек дип атала. Симеккә кадәр һәркем зиратка барып чардуганнарны, кабер өсләрен тәртипкә китерә, җыештыра, ә пәнҗешәмбе көнне бирегә әти-әниләрне, туганнарны искә алырга хәтта ераклардан да атап кайталар - И.А.) урманга барып пар каен билгеләнә. Дөньялар имин, түгәрәк булсынга, өстәлләрдән ипи-тоз өзелмәсен, мул уңыш булсын өчен дип каен төбенә йомырка, ипи, тоз күмәләр, су сибәләр. Ә инде Торыйсын көнне авылга кисеп алып кайтыр алдыннан каенны төрле яулыклар белән бизиләр. Авылда да яулык белән бизәү дәвам итә. Әнә шулай капка төпләрендә туктый-туктый, җырлап-биеп халык елгага таба төшә.

Бу көнне гадәттә һәрбер йортта җанлылык сизелә: туган-тумача, дус-иш бергә җыела, шимбә көнне кичтән үк җыр-бию, уен-көлке авылны яңгыратып тора.

Быел да искәрмә булмады. Һәрвакыттагыча, кунаклар күп кайткан. Һәркемнең кәефе күтәренке, тик күптәннән яңгыр булмауга гына халыкның борчылуы сизелә. Авылның күпне күргән апа-әбиләре яңгыр теләп, әледән-әле тирә-якка су сибә. Өсләренә су тамчылары төшүгә дә карамастан, беркем дә үпкәләми, киресенчә, "яңгыр, яу-яу" дип хуплыйлар гына.

Бәйрәм вакытында авылда бердәнбер булып калган сугыш ветераны Игнат Макаровны күптән түгел генә узган туган көне белән тәбрик иттеләр. Авыл җирлеге башлыгы вазифаларын башкаручы Валентина Горбунова "Илтәнем" халык фольклор ансамбле хатын-кызларына да бүләк таратты. Әллә аларның ялваруын ишетте инде, табигать йомшарды, бәйрәм ахырына якынлашканда күк йөзен болытлар каплый башлады. Су буенда тагын бер кат теләкләрне җиткереп, каен тирәли җыр сузып әйләнгәннән соң халык елгага юл алды. Иң беренче каен салынырга тиеш, аннан соң һәркем кулындагы ботакларын (өлкәннәр әйтүенчә, алар өчәү булырга тиеш) теләкләр әйтә-әйтә агымсуга ташлады. Каен кәүсәсе һәм ботаклар җиргә иминлек, уңышлар, бәхет-шатлык теләп, бәйрәмнең тәмамлануын белдереп, салмак кына агып китте һәм … күп тә үтми яшенләп, күк күкрәп, ишеп яңгыр ява башлады. Дөньялар тыныч булсын!

Реклама

Ирина Апачаева

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Илтән-Бута авылында яфрак бәйрәме узды [+фото, видео]
Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

Көн темасы