Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Игенченең уңганлыгы кырларыннан күренә

Районда күркәм традициягә, осталык күрсәтү мәйданына, тәҗрибә уртаклашуга әйләнгән сабанчылар бәйгесе әле дә дәвам итә. Аның быелгысы узган җомга көнне "Рубин" җәмгыяте кырларында үтте. Районда 47 нче тапкыр оештырылучы бәйгедә быел 25 хуҗалыкның 26 механизаторы катнашты.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы И.Ә.Габдрәкыйпов бәйгене ачып, районда кыр эшләре тәмамлануын, әмма авыл хезмәтчәннәрен алда киеренке хезмәт көтүен, механизаторлардан башка бер генә эшнең дә башкарылмавын билгеләп үтте, җиргә, авылга тугрылыклы калганнарга рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Узган елгы кыр батыры И.В.Трофимов әләм күтәргәннән соң механизаторлар "тимер ат"лары янына ашыкты. Сабан таккан тракторларның ниндие генә юк: элеккеге ДТлар,"Белорусь"лар, МТЗлар, заманчалары, компьютерлаштырылганнары һәм башкалар. Извиль Әнәсович җир сөрүдә аларның һәрберсенең өстенлекләре булуын аңлатты. Тиу шулай да корылык еллар дәвамында сыналган агрочаралардан әллә ни читкә китмәскә кирәклеккә күрсәткән. Техника һәм сабаннар төрле булса да, бәйгедә катнашучыларга таләпләр бер үк: җир сыйфатлы итеп эшкәртелергә тиеш. Туфракның нинди тирәнлектә эшкәртелүе сабанчыларның агрегатларны ничек көйләвенә бәйле. Бәйгедә катнашучыларның эше балл системасы буенча бәяләнде.

Бер сәгать тә узмады Яңа Кәшер авылы кырлары трактор гөрелтесеннән тынып калды. Комиссия әгъзалары бәйгедә катнашучыларның эшен тикшергән арада мәйдан җанлана төште, спорт ярышлары башланды. Хуҗалык җитәкчеләре дә, механизаторлар да аркан тартышуда, гер күтәрүдә, капчык киеп йөгерүдә, кул көрәшендә һәм башка уеннарда көч сынаштылар. Бу арада район үзешчәннәре өстәлләребезне күпереп пешкән икмәк белән тәэмин итүчеләргә иң матур җырларын бүләк итте.

Җиңүчеләрне котларга район башлыгы М.Х.Салихов үзе килде. Ул республика районнарында онытылып бара торган бу күркәм чараның киләчәктә дә дәвам итәчәген белдерде.

- Быел бәйгедә катнашучылар саны күбрәк. Алар үзләренең тракторлары, сабаннары белән килгәннәр. Җир эшкәртү, дым саклату кебек чаралар игенчелектә мөһим. Кыр хезмәтчәннәренең ярышка җыелуы тәҗрибә уртаклашу гына түгел, ул аралашу чарасы, бәйрәм дә. Форсаттан файдаланып, барлык авыл хезмәтчәннәренә рәхмәт белдерәм. Язгы кыр эшләрен озакка сузмый тәмамладылар, булачак уңышка яхшы нигез салынды, - дип теләкләрен юллады район башлыгы.

М.Х.Салихов башта 2011 елдагы хезмәт нәтиҗәләре буенча тырыш механизаторларга район Советы һәм башкарма комитетының Рәхмәт хатларын тапшырды. Чират бәйгедә җиңүчеләргә җитте. Техникаларны иң яхшы итеп Токарликов исемендәге җәмгыятьтән И.А.Трофимов әзерләгән булып чыкты. Бу номинациядә II һәм III урыннарда шул рәвешчә - И.И.Муллагалиев ("Михайловка") һәм И.С.Нириязданов ("Чагылтау"). Туфракны эшкәртү буенча кыр батыры булып "Ярыш" хуҗалыгыннан А.Ф.Барсуков танылды. А.С.Әхмәтгәрәевкә ("Рубин") икенче, Л.Н.Хәлфиевкә ("Чулпан") өченче урын бирелде. Яшьләр арасында беренчелекне Марс Галимов ("Союз-Агро) алды. "Беренче Май" хуҗалыгыннан Сергей Фомин, "Галиуллин" фермерлык хуҗалыгыннан Илдар Галиуллин икенче урынга чыкты. Өченче урынны Рөстәм Шишкин ("Урсала") һәм Азат Габдуллин (65 нче ПК) бүлештеләр. Бәйгедә катнашучыларның калганнарына да кызыксындыру бүләкләре тапшырылды. Шуны да искә төшерәбез, район Сабантуенда иң яхшы хуҗалыклар, терлекче һәм игенчеләр билгеләп үтеләчәк.

И.Апачаева.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250