Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Игенчеләребез беренче өчлектә

Узып киткән яңгырлар урып-җыю темпына бераз аяк чалды. Шулай булса да эш бөтенләй туктамады. 14 августка район буенча барлык мәйданның 80 процентында уру-сугу эшләре башкарылды.

Тулаем алганда уңыш бирүчәнлек гектарыннан 20,3 центнер тәшкил итә. Авыл хезмәтчәннәре карабодай җыюга кереште. Өч хуҗалык урып-җыю эшләре белән беррәттән көзге культураларны чәчүгә чыккан. Шулай ук бушаган иген кырларын эшкәртү дә башланган. Дәүләткә инде планның 64 проценты күләмендә ашлык тапшырылган.

Әлмәт муниципаль районы урып-җыю эшләре темпы һәм ашлык тапшыру буенча республикада беренче өчлек арасында. Кичә игенчеләрнең хезмәтен вертолет белән ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов һәм район башлыгы Мәҗит Салихов карады. Марат Готович республикада урып-җыю эшләренең ахырына якынлашуын, биштән бер өлешнең генә җыясы калуын, кайбер районнарның аны төгәлләвен, уракның оешкан төстә узуын, аның көтелгән нәтиҗәләр бирмәвен әйтеп, көньяк-көнчыгыш төбәктә игеннең башка районнарга караганда әйбәт үсүен билгеләп үтте. "Бу шулай булырга тиеш иде дә, чөнки сездә 2009 елда да корылык булды, 2010 ел да кулай килмәде, быел да артык иркәләмәде дияр идем. Әгәр дә агымдагы елда да корылык булса, тагын да авырга туры килер иде. Мин сездә икмәк булуга бик шат. Татарстанга икмәк кирәк. 22 августтан соң яңгырлар көтелә. Аңа кадәр ничек тә урып-җыю эшләрен тәмамларга кирәк", - диде ул. Әлмәтлеләргә темпны киметмәскә, киеренкелекне киметмичә эшләргә кирәклегенә күрсәтте. Марат Әхмәтов Әлмәт муниципаль районында игенче кулы тимәгән, чүпле басуларның күренмәвен, бу төбәк өчен аның бик кирәкле фактор булуын ассызыклады. "Бу күрсәткечләрне тагын да үрчетергә мөмкинлекләр бар әле. Биредә иген үстерү җиңел түгел, монда һәр басуда йөзәрләгән багана, һәрберсен әйләнеп узарга кирәк. Игенчелек культурасына һәм механизаторга таләпләр зуррак куела һәм, әйтергә кирәк бу эшне монда тырышып башкаралар. Киләчәктә дә моны дәвам итәргә кирәк. Хезмәт, җиргә игътибарлы булу, вакытында туплана белү нәтиҗәсен бирә. Республиканың уртача күрсәткеченнән зуррак күләмдә уңыш җыю бу үзенә күрә горурлык",- дип бәяләде әлмәтлеләрнең эшчәнлеген министр. Ул шулай ук һәр елны авыл хуҗалыгына зур ярдәм күрсәткән нефтьчеләргә рәхмәтен җиткерде, хуҗалык җитәкчеләренең сорауларына җавап бирде, хөкүмәт тарафыннан каралган проект-программалар белән таныштырды.

Ирина Апачаева

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250