Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Иң яхшы Яңа ел шәһәрчеге кемнеке?

Ел саен территориаль иҗтимагый җирле үзидарә Советлары арасында "Иң яхшы Яңа ел шәһәрчеге" исеменә бәйге уздырыла.

Шәһәрне тагын да матурлау, ишегалларын да аллы-гөлле төсләргә күмү, йортларда яшәүчеләрдә бәйрәм рухы тудыру максатын үз эченә ала ул.

20 декабрьдә комиссия әгъзалары бәйгедә катнашырга теләк белдергән 15 ТОСМСның бәйрәм шәһәрчеген карап, бәя биреп йөрде.

Алдан ук шунысын билгеләп үтәсе килә, һәркем үзенчә тырышкан, ниндидер яңалык кертергә омтылган. Мәсәлән, 8 нче ТОСМСта (баш предприятиесе "Әлмәт торба заводы" ААҖ) хоккей тартмачыгы янында куелган чыршы янәшәсендәге Кыш бабай белән Кар кызы фигураларын җанлырак итү өчен йөзләренә битлек куеп ясаганнар. Һәм ул, чыннан да, бик матур килеп чыккан. 1 нче ТОСМС (баш предприятиесе "УК "Система-Сервис" ҖЧҖ) исә чыршыга гына түгел, хоккей тартмачыгы кырыйларына да гирляндалар аскан. Биредә чыршыны 1985 елда утырткан булганнар. Биек булып үскән чыршы ел саен микрорайоннарда яшәүчеләрне Яңа ел алдыннан җем-җем килгән утлары белән сәламләп тора.

Көнчыгыш календаре буенча 2013 ел - Елан елы. Комиссия әгъзалары төрлечә ясалган Еланны күпчелек ТОСМС территориясендә күрде.

Ишегалды - балаларның яраткан урыны. Бәйрәм шәһәрчекләре ясаганда аларның мәнфәгатьләре дә күздә тотылган. 6 нчы ТОСМСта (Ямашнефть" идарәсе) әти-әниләр соравы буенча кече яшьтәгеләр өчен аерым шугалак ясаганнар. Шулай ук башка микрорайоннарда да ишегалларындагы таудан рәхәтләнеп шуучы балаларны күрергә була иде. Белгәнебезчә, башта кар булмады. Шуңа күрә тауны машиналар белән читтән кар ташып ясарга туры килгән.

Комиссия әгъзалары ТОСМСларның Яңа ел шәһәрчекләрен карап чыкканнан соң I урынны 7 а ("Әлмәт җылылык челтәре" ААҖ, 9 б ("Әлмәтнефть" идарәсе), 12 нче ("Радиоприбор" заводы" ААҖ) ТОСМСларга бирергә дигән карарга килде. II урынны 1 ("УК Система-Сервис" ҖЧҖ), 6 ("Ямашнефть" идарәсе), 8 ("Торба заводы" ААҖ) һәм 14 нче (Түбән Мактама бистә Советы) ТОСМСлар бүлеште. III урын 4 ("Татнефть газ эшкәртү" идарәсе), 10 ("СМП-Нефтегаз" ААҖ), 18 нче ("ТатнефтьӘлмәтРемСервис" ҖЧҖ) ТОСМСларга бирелде. Ә 2 (УК "ТМС групп" ҖЧҖ), 16 а һәм ("Нефтегаз" ҖЧҖ) 22 нче ( "Бораулау" ҖЧҖ) ТОСМСлар Әлмәт район Советы һәм башкарма комитетының Рәхмәт хатларына лаек булды.

Ирина Апачаева

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса