Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Җиң сызганып – эшкә!

Район кырларында машина-комбайннар гөрелтесе туктап тормый: урып-җыю тулы көчкә бара.

Хәбәр иткәнебезчә, хуҗалыкларда тулаем алганда бөртеклеләр 45,5 мең гектар мәйдан тәшкил итә, шуларның 36,5 мең гектары сабан, 8 меңнән артыгы уҗым культуралары. Әлмәт муниципаль районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алган мәгълүматларга караганда, 30 июльгә барлыгы 9339 гектар мәйданда иген суктырылган.

Быел һава торышы игенчеләр өчен кулай килде. Ул бүген дә авыл хезмәтчәннәренә теләктәшлек күрсәтә. Кояшлы һәм коры көннәрдән нәтиҗәле файдаланмау гөнаһ булыр иде. Моны һәркем аңлый һәм урып-җыюны кыска срокларда, башаклар коелганчы, яңгырлар башланганчы башкарып чыгарга тырыша. Әйткәнебезчә, районда бөртеклеләр һәм бөртекле-кузаклы культуралар уракка төшкәннән алып 9339 гектар мәйданда суктырылган. Шуларның 4020 гектары арышка, 13702 гектары көзге бодайга, 2680 гектары арпага, 1269 гектары борчакка туры килә. Җыелган икмәк 15744 тонна тәшкил итә. Әлегә район буенча уртача уңыш бирүчәнлек гектарына 16,9 центнер. Элеваторга 2140 тонна ашлык тапшырылган.

Шулар белән беррәттән терлек азыгы әзерләүгә дә игътибар кимеми. Дүшәмбе көнгә хуҗалыкларда 10950 тонна печән, 47500 тонна сенаж, 3460 тонна силос тупланган. Хәзер бер баш шартлы терлеккә 15,1 центнер берәмлегендә терлек азыгы әзерләнгән.

Ирина Апачаева

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250