Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Хөрмәтле ветераннар, хезмәттәшләр, нефть төбәгендә яшәүчеләр! Кадерле дуслар!

2012 ел тарихка кереп бара.

Яңа ел бусагасында торганда традиция буенча үткәннәргә, башкарылган эшләргә йомгак ясала, киләчәккә планнар билгеләнә. Узып баручы ел "Татнефть" өчен тулаем алганда уңышлы һәм нәтиҗәле булды. Коллективның иҗади эшләве, инновацион технологияләр кертү, чыгымнар һәм ресурсларны оптимальләштерү бәрабәренә алда торган төп бурыч хәл ителде - 26 миллион тонна "кара алтын" табуга ирешелде. Нефть чыгару, шул исәптән үзле нефтьне чыгару күлә-мен тотрыклыландыру һәм тагын да арттыру, ресурслар базасын һәм эшчәнлек географиясен киңәйтү, нефть химиясе, нефть эшкәртү һәм автомобильләргә ягулык салу бизнесын үстерү производство эшчәнлегендә өстенлекле юнәлешләр булып калдылар. Түбән Камада нефть эшкәртү һәм нефть химиясе заводлары комплексы актив рәвештә үстерелде. "Татнефть"нең бу глобаль проекты федераль һәм республика җитәкчелеге булышлыгы белән илебез нефть эшкәртү комплексында үзенә тулы хокуклы урын яулады. Бүгенге көнгә "ТАНЕКО"да 7 миллион тоннадан артык нефть эшкәртелде, төзелешнең алдагы этапларын тормышка ашыру дәвам итә. Компаниянең шин комплексы яхшы күрсәткеч-ләргә иреште. Бүген Түбән Кама шиннары үзебездә генә түгел, чит илдә эшләнүче автомобильләргә дә куела.
"Татнефть" үзенең социаль һәм экологик программаларын даими камилләштерә һәм киңәйтә бара, сәламәтлек саклау, мәгариф, мәдәният, спорт өлкәләренә һәм торак төзелешенә шактый акчалар тота. Менә Яңа ел алдыннан ясалган соңгы бүләкләрнең кайберләре генә: Җәлилдә музыка мәктәбенең яңа бинасы ачылды, "Ромашкино" санаторий-профилакториенда спорт залы төзелде, Әлмәттә яңа гомумбелем бирү мәктәбе төзелеп килә, Лениногорскида балалар бакчасына нигез салынды. Кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм итү, эчәргә яраклы суның сыйфатын яхшырту программасы, транспорт боҗралары һәм машина кую урыннары төзү, шәһәрнең җылылык челтәрләрен реконструкцияләү мөһим социаль проектлар булып торалар.
Һәрвакыттагыча, 2012 елда да коллектив килешүнең барлык йөкләмәләре дә үтәлде. "Татнефть" нефтьчеләр, гомумән төбәк халкы өчен торак төзелешенә ипотека кредитын финанславын дәвам итте. Узып баручы елда гына да 1000 нән артык фатир төзеп тапшырылды, ә программа тормышка ашырыла башлаганнан бирле барлыгы 6700 бәхетле гаилә өй туйларын уздырды.
Компаниянең уңышлары - "Татнефть" производство төркеменә кергән бөтен коллектив- ның тырыш хезмәте нәтиҗәсе. Иҗади эшләүләре, уртак тырышлык өчен "Татнефть"нең эшчеләре, белгечләре, җитәкчеләренә, акционерлары һәм партнерларына, сервис компанияләре коллективларына, шулай ук муниципаль районнар башлыкларына һәм бөтен нефть төбәге халкына ихлас рәхмәтләребезне белдерәбез. Сезнең фидакарь хезмәт, югары профессионализм, зур җаваплылык хисе - җәмгыятьтә икътисади һәм социаль тотрыклылыкны саклап калу, татарстанлыларның тормыш сыйфатын тагын да яхшырту гаранты.
Узып баручы ел республикабыз нефть сәнәгате тарихына данлы коллективларыбыз - компания үсешенә саллы өлеш керткән "Елховнефть", "Әлмәтнефть" нефть-газ чыгару идарәләре, Әлмәт бораулау эшләре предприятиесе, "Татнефтеснаб" идарәсе өчен юбилей елы буларак кереп кала.
2013 елда республика Татарстанда нефть ятмалары эшкәртелә башлауның 70 һәм нефтьчеләр башкаласы Әлмәтнең 60 еллыкларын билгеләп үтәчәк.
Яңа ел барыбыз өчен дә нәтиҗәле хезмәт, игелекле эшләр, яңадан-яңа куанычлы вакыйгалар, уңыш һәм чәчәк ату елы булсын. Үзегезгә һәм якыннарыгызга ныклы сәламәтлек һәм бәхет телибез. Яңа ел белән!
Ш.Ф.ТӘХАВЕТДИНОВ,
"Татнефть" ААҖ генераль директоры
Г.К.ЯРУЛЛИН,
"Татнефть" ААҖнең профком рәисе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250