Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Хөрмәтле сәүдә,торак-коммуналь хуҗалык һәм халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү предприятиеләре һәм оешмалары хезмәткәрләре, ветераннары!

Ел саен март аеның өченче якшәмбесендә әлеге тармак вәкилләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә.

Хәзерге вакытта Әлмәт муниципаль районының ваклап сату өлкәсендә 10 меңнән артык, җәмәгать туклануында 1000ләп, халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтүдә 800ләп кеше хезмәт куя. Торак-коммуналь хуҗалыкта 2,5 меңнән артык кеше эшли.

Торак-коммуналь комплекстагы авыр хезмәткә бары тик андагы кыенлыклар һәм проблемалар белән үзе якыннан таныш кеше генә тулысынча бәя бирә ала. Әлеге һөнәр вәкилләре торак фонд-ны карап тоту һәм төзекләндерүгә тәүлек әйләнәсе җаваплылык тоя, кешеләрнең йортларында һәрвакыт ут, җылылык, су булсын өчен кайгырта.
Тармакта җылылык һәм су белән тәэмин итү объектларын модернизацияләү буенча даими эш алып барыла. Шәһәрдә һәм районда соңгы елларда инженерлык челтәрләре, котельныйлар, фасадлар, биналар төзелеше һәм ремонтлау, урамнарны һәм ишегалларын төзекләндерү һәм яшелләндерү, заманча, тагын да экономиялерәк технологияләр кертү буенча күләмле проектлар тормышка ашырылды. Нефтьчеләр ел саен әлеге үзгәрешләргә зур өлеш кертә.
Әлмәт муниципаль районы Советы һәм башкарма комитеты исеменнән сезне бәйрәм белән тәбрик итәбез! Кешеләрнең яхшы кәефе, социаль тотрыклылык һәм җәмәгатьчелек тынычлыгы сезнең югары һөнәри осталыгыгызга, эшкә җаваплы каравыгызга бәйле. Сезгә һәм гаиләләрегезгә сәламәтлек һәм уңышлар телибез!
Әлмәт муниципаль районы башлыгы М.Х. Салихов

Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе М.Н. Гыйрфанов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250