Хөрмәтле хезмәттәшләрем, кадерле якташларым!
Бу көннәрдә, мин лаеклы ялга китәргә карар кабул иткәннән соң, «Татнефть»кә, шәхсән үземә сездән мөрәҗәгатьләр, сораулар, изге теләкләр килеп ирешә.
Нефть тармагында куйган хезмәтемне югары бәяләвегез өчен барыгызга да ихлас рәхмәтлемен. Бар тормышымны Татарстанга, «Татнефть» компаниясенә багышлавым белән, гомерем буена мине хезмәт сөючән, һөнәри яктан оста, үз эшләренә чиксез бирелгән кешеләр озата баруы белән мин чиксез бәхетле.
Сезнең белән безнең горурланырлык уртак сәбәбебез бар. Ул безнең «Татнефть» - уңышлы эшләүче, инновацион, дөньяда киң танылган һәм, һич арттырусыз, легендар компания. Ул инженерлык фикерен чарлау үзәге, яшьләрне укыту һәм тәрбияләү, үз ветераннарын игътибар һәм кайгыртучанлык белән чолгап алу үрнәге булды һәм шулай булып кала да. «Татнефть» берничә буын нефтьчеләрнең фидакарь һәм тырыш хезмәте, Татарстан Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов кул астындагы республика җитәкчелегенең гаять зур булышлыгы белән аякка бастырылды һәм үстерелде. Бергә-бергә нәтиҗәле эшләвебез өчен республиканың беренче Президенты Минтимер Шәрип улы Шәймиевкә, Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Хәйрулла улы Мөхәммәтшинга, Премьер-министр Илдар Шәфкать улы Халиковка, предприятиеләр җитәкчеләренә, партнерларыбызга зур рәхмәтемне белдерәм. «Татнефть» подразделениеләре эшчәнлек алып бара торган республикабыз шәһәрләре һәм районнары башлыкларына да мөһим социаль-икътисади проблемаларны хәл итүдә булышлык күрсәткәннәре өчен рәхмәтлемен.
Һәм, әлбәттә инде, «Татнефть»нең гаҗәеп яхшы коллективына, җитәкчеләр командасына, белгечләргә, Директорлар советына, акционерларга - күп еллар дәвамында акционерлык җәмгыяте һәм республикабыз хөрлеге хакына кулга-кул тотынып тырыш хезмәт куйган барлык кешеләргә рәхмәтемнең иң зурысы.
Дәвамчым - нәселдән килгән нефтьче, зур производство һәм идарә итү тәҗрибәсенә ия булган җитәкче Наил Өлфәт улы Магановның изге традицияләрне саклап кала алачагына һәм компаниянең тотрыклы үсеш курсын дәвам итәчәгенә ышанам.
Республикабызның нефть төбәгендә яшәүчеләргә - төрле яшьтәге, төрле һөнәр ияләре булган барлык кешеләргә чын күңелемнән рәхмәтләремне белдерәм. Шушы еллар дәвамында без барыбыз да уртак мәшәкатьләр белән, үзебезне чолгап алган тормыш-яшәеш тирәлеген яхшы якка үзгәртү омтылышы белән яшәдек. Һәм күпне булдыруга - калаларыбызны төзек һәм матур итүгә, балаларыбыз һәм оныкларыбызның һәрьяклы үсеше өчен лаеклы шартлар тудыруга ирешә алдык.
Ихлас йөрәктән барыгызга да иминлек-муллык, тынычлык һәм хәерле гомерләр теләп калам!
Шәфәгать Тәхаветдинов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа