Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Хөрмәтле эчке эшләр идарәсе хезмәткәрләре һәм ветераннары!

Әлмәт муниципаль районы Советы һәм башкарма комитеты исеменнән сезне Россия Федерациясенең эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне белән тәбрик итәбез.

Сезнең хезмәт куркыныч та, кыен да. Һәм, билгеле инде, абруйлы һәм дәрәҗәле дә булырга тиеш. Ләкин моңа бары тик хакыйкый эш-гамәлләр аша гына ирешергә мөмкин. Яңадан аттестацияләүне төгәлләгәннең соңында безнең шәһәрдә һәм районда 409 хезмәткәр тәртип сагында тора.

Бер генә бәйрәм, бер генә шәһәркүләм чара да эчке эшләр органнары хезмәткәрләренең актив катнашыннан башка узмый. Сезнең профессионализм, оперативлык һәм кыюлыгыгыз бәрабәренә Әлмәт полициясе калабыз гражданнарының хөрмәт-ихтирамын казанды һәм ышанычын яулады, ә нефтьчеләр башкаласында тормыш-яшәеш куркынычсыз, тыныч һәм имин булып кала.

Агымдагы елның узган ун ае эчендә Әлмәт муниципаль районында 1509 җинаять теркәлгән, бу узган елгыга караганда якынча 17,4 процентка кимрәк.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча бү- леге шәһәрләр һәм районнар эчке эшләр органнары арасында җинаятьләрне ачу буенча өченче урынны били. Аларның гомуми күләме быел 76 процент тәшкил итә. Әлмәт бүлегенең биш хезмәткәре үз һөнәрләре буенча республикада иң яхшылар дип танылдылар.

Без Россия Эчке эшләр министрлыгының ТР буенча Әлмәт бүлеге хезмәткәрләренең спортта ирешкән уңышларына да чын күңелдән шатланабыз. Безнең бүлектән 9 кеше Эчке эшләр министрлыгының республика җыелма командасы составында кул көрәше буенча Россия күләмендәге ярышларда беренче урынга чыкты.

Сезнең көндәлек хезмәтегез гаять зур җаваплылык, тәвәккәллек, көч һәм энергия чыгымнары таләп итә. Шәһәрдәшлә- ребез һәм райондашларыбызның тынычлыгы-иминлеге хакына сез еш кына шәхси вакытыгызны да кызганмыйсыз, көндезен дә, төнлә дә әлмәтлеләргә ярдәмгә ашыгасыз, мөһим объектларны саклыйсыз, җинаятьләрне ачасыз, шәһәр урамнарында патрульлек итәсез, юлларда тәртип сагында торасыз.

Әлмәт муниципаль районы эчке эшләр органнарының бөтен шәхси составын, ветераннарны бәйрәм белән ихластан котлыйбыз. Хезмәткәрләрнең туганнарын һәм якыннарын да бәйрәм белән тәбрик итәсе килә. Нәкъ менә алар полицейскийларның җиңел булмаган хезмәте белән бәйле авырлыкларны алар белән уртаклашырга мәҗбүр.

Сезгә алга таба да бөтен белемегезне, осталык һәм профессионализмыгызны җинаятьчелеккә каршы көрәшне көчәйтүгә, хокук тәртибен намус белән ныгытырга һәм халыкка гадел хезмәт итәргә сәләтле хезмәткәрләр тәрбияләүгә юнәлдерүегезне телибез.

Ныклы сәламәтлек, озын гомер, какшамас рух, сүнмәс-сүрелмәс дәрт, күтәренке кәеф һәм хезмәтегезнең шәһәребез, районыбыз, республикабыз һәм тулаем Россиядә яшәүчеләргә иминлек, тыныч яшәеш тәэмин итәчәгенә ныклы ышаныч теләп калабыз. Бәйрәм белән сезне!

Әлмәт муниципаль районы башлыгы М.Х.Салихов

Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе М.Н.Гыйрфанов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250