Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Хөрмәтле Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре! Кадерле әлмәтлеләр!

Әлмәт муниципаль районы Советы һәм башкарма комитеты исеменнән сезне Бөек Җиңү бәйрәме белән ихластан тәбрик итәбез!

68 ел элек илебез кешелек тарихындагы иң канкойгыч сугышка җиңү белән нокта куйды, Европа халкына тынычлык һәм ирек бүләк итте. Барыбыз өчен дә 9 Май - үзенчәлекле көн. Ул - безнең хәтеребез, Ватан өчен горурлык көне, милли бердәмлегебез символы.

Бөек Ватан сугышында дошманга каршы кыю һәм куркусыз көрәшкән 18,5 мең әлмәтле катнашты. Җиңү безгә аеруча кыйммәткә төште: фронтка киткән 8509 якташыбыз яу кырыннан туган якларына әйләнеп кайтмады.

Дәһшәтле сугышта һәлак булганнарга мәңгелек дан. Аяусыз көрәшнең һәм сугыштан соңгы җимереклекләрне торгызуның бөтен авырлыгын үз җилкәләрендә күтәргән ветераннарыбызга тирән рәхмәтебезне җиткерәбез.

Бүген шәһәребездә һәм районыбызда 265 сугыш ветераны, "Германияне җиңгән өчен" һәм "Японияне җиңгән өчен" медальләре белән бүләкләнгән 83 кеше, кече яшьтә фашист концлагерьларында тоткынлыкта булган 13 кеше, Ленинград блокадасында калган 7 кеше һәм 5 меңнән артык тыл хезмәтчәне гомер кичерә.

Сугыш ветераннарына ярдәм күрсәтү буенча дәүләт, республика һәм муниципаль дәрәҗәләрдәге программалар булдырылды һәм алар уңышлы гамәлгә ашырыла. Соңгы елларда гына да 357 Бөек Ватан сугышында катнашучы һәм тол калганнар үзләренең торак шартларын яхшыртты. Муниципалитет, райондагы оешма-предприятиеләр өчен сугыш юлы узган кешеләргә булышлык итү - намус эше. Аларның сәламәтлекләрен кайгырту, социаль проблемаларын чишү, сыйфатлы медицина ярдәме күрсәтү - дәүләт сәясәтенең өстенлекле юнәлеше, безнең бурыч.

Хөрмәтле ветераннарыбызга чын күңелдән сәламәтлек, иминлек һәм тирә-яктагыларның кайгыртучанлыгын тоеп яшәүләрен, ә әлмәтлеләргә әлеге Бөек бәйрәмне лаеклы каршы алуларын телибез!

Җиңү көне белән, кадерле дуслар!

Әлмәт муниципаль районы башлыгы М.Х. Салихов

Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе М.Н. Гыйрфанов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250