Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Фәрит Мөхәммәтшин: “Әлмәт районы ТР муниципаль берәмлекләре рейтингында традицион рәвештә алдынгы урыннарны били ”

"Универсиада узганнан соң, киләсе елга республиканың юлларны төзекләндерү фондын яңартырга уйлыйбыз. Финанслар нәкъ менә җирлекара юлларны төзекләндерүгә тотылачак" - ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Әлмәт муниципаль районы Советы һәм Әлмәт шәһәре Советының җирлекнең социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм агымдагы елга бурычлар турында фикер алышуга багышланган XXIII (уртак) сессиясендә шулай диде.

Район башлыгы докладыннан аңлашылганча, узган ел төбәктә кеше үлеменә сәбәп булган 35 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. 39 кешенең гомере өзелгән. Шуларның икесе балалар. Мондый очракларны кисәтү максатында төбәктә юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча максатчан программа эшли. Узган ел бу максатларга 6,5 млн сум акча тотылган булган. Агымдагы елда да ул күз уңында булачак.

2012 ел нәтиҗәләренә килгәндә, районның социаль-икътисади үсешендә тотрыклылык күзәтелгән. Моның шулай булуын муниципаль берәмлекләр рейтингында Әлмәтнең беренче урында булуы да раслый. "Биредә җитештерү тармагы, финанс-икътисад нәтиҗәләре, керемнәр һәм уртача хезмәт хакы буенча уртача республика күрсәткечләрен узып китүенә ишарәләүче уңай динамика бар", - дип билгеләде Фәрит Мөхәммәтшин. Ел дәвамында җитештерелгән товар һәм хезмәтләр күләме 2011 ел белән чагыштырганда 12,6 процентка арткан. Үсештә баручы тармаклар исемлегендә кара алтын сәнәгате аталды. 2012 елда нефтьчеләр җирлек үсешенә 1 миллиард сумнан артык акча бүлеп биргән. Болар социаль ипотека программасы буенча йортлар төзелешенә, мәктәпләр, балалар бакчаларын төзекләндерүгә, башка социаль инфраструктураны яңартуга тотылган. Бу хакта район башлыгы Мәҗит Салихов та, компаниянең генераль директоры урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев тә ассызыклады. Парламент рәисе Татарстанда социаль-икътисади вәзгыять турындагы чыгышында "Татнефть" компаниясен "республика икътисадының умырткасы" дип бәяләде. Нәкъ алар эшчәнлеге нәтиҗәсендә республикадагы күп кенә проблемалар хәл ителә дә.

Дәүләт Советы Рәисе игътибар юнәлткән мәсьәләнең берсе - авыл хуҗалыгы. Бер ел элек Мәҗит Салихов район башлыгы вазифасына керешкәндә парламент рәисе булачак башлыкка шушы юнәлешне үстерү, атап әйткәндә терлекләр санын арттыру бурычын йөкләгән иде. Алдагы ел белән чагыштырганда узган ел терлек саны 1149 башка, сөт җитештерү 6 процентка арткан. "Бөтендөнья сәүдә оешмасы шартларында көндәшлеккә сәләтле булыйм дисәң, авыл хуҗалыгында уңай динамикасыз булмый", - дип ассызыклады Фәрит Мөхәммәтшин. Ул шулай ук җирле үзидарә органнарына эшчәнлекнең нәтиҗәлелеген арттырырга, ә депутатларга урыннарда эшне активлаштырырга кирәклегенә басым ясады. Бигрәк тә шәһәр оешуга 60 һәм Татарстанда кара алтын ятмалары үзләштерелә башлауга 70 ел тулуны билгеләп үтәргә җыенганда бу мөһим мәсьәлә. Булган мөмкинлекләр - кадрлар потенциалы, еллар дәвамында килгән традицияләр, нефтьчеләр белән уртак хезмәттәшлек шартларында ул аеруча уңышлы булырга тиеш.

Сессия утырышында "2012 ел хәйриячесе" бәйгесе җиңүчеләрен дә бүләкләделәр. Эре предприятиеләр арасында беренче урынга "Әлмәтнефть" идарәсе, уртакул предприятиеләр арасында "Татнефтеснаб" чыкты. Кече бизнес вәкилләреннән бу мәртәбәгә "Шешмаойл", шәхси эшмәкәрләр арасында Марат Маннапов лаек булды. Коммерция тибында булмаган иҗтимагый оешмалар арасында "Ел хәйриячесе" исемен Әлмәт муниципаль районы ветераннар советы отты. Моннан тыш утырышта 7 һәм 10 бала тәрбияләүче ике гаилә торак алуга субсидия бүлеп бирү турындагы сертификатларга ия булды. Шулай ук фидакарь хезмәт ияләренә Фәрит Мөхәммәтшин дәүләт бүләкләре тапшырды.

Ләйләгөл МИНАЕВА

Фото Әлмәт муниципаль районы сайтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250