Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әфган кайтавазы

15 февральдә XX гасырның канкойгыч сугышларының берсе тәмамланып, соңгы совет солдаты таулы Әфганстан җирен калдырып чыкканга 23 ел тулды. Әлеге дата уңаеннан әфганчылар хөрмәтенә куелган обелиск янында митинг узды.

Бирегә әфган сугышы һәм башка кайнар нокталарда хезмәт иткән ветераннар, шәһәр җәмәгатьчелеге, студентлар, укучылар җыелды.
Һәлак булучыларның исемнәре үлемсез. Ватанга һәм хәрби антларына тугры калган сугышчы-интернационалистларны онытырга хакыбыз юк, аларның батырлыклары күңелләребездә мәңге сакланыр. Бүген безнең төбәктә Әфганстандагы сугышчан хәрәкәтләрдә улларын мәңгелеккә югалткан 25 гаилә гомер кичерә, әлеге дәһшәтле сугышта катнашкан 482 ир-егет, Төньяк Кавказда һәм Чечняда хезмәт иткән 671 кеше яши. Аларның 98- е орден-медальләр белән бүләкләнгән. Муниципаль район җитәкчелеге һәм тиешле службалар тарафыннан һәммәсенә дә игътибар һәм матди ярдәм күрсәтелә. Узган ел әлеге максатларда 319 мең сум акча тотылган, быел исә 385 мең сум акча бүленгән. Болардан тыш, җирле бюджеттан бәйрәмнәрдә аларның балаларына бүләкләр тапшырыла. Хәрби хәрәкәт ветераннарын, интернациональ бурычын үтәгәндә һәлак булганнарның әти-әниләрен, Чечня сугышы аша үткәннәрне берләштерүче "Хәтер" оешмасы да 25 елдан артык мәнфәгатьләр сагында уңышлы эшчәнлек җәелдерә.
Авыр шартларда, туган илебездән еракта чыдамлык, кыюлык, батырлык күрсәткән, хәрби бәрелешләрне җайга салуда катнашып, туган якларга горур әйләнеп кайткан ир-егетләр һәм чит җирләрдә гомерләре өзелгән якташларыбыз турындагы хатирәләр буыннардан-буынга сакланып бара. Аларның исемнәре яшь буынны патриотик рухта тәрбияләүгә этәргеч ясый. Үз чыгышында М.Салихов та моңа басым ясады. Әлмәт шәһәре комиссары Р.Сабиров, Әфганстан сугышы һәм башка локаль конфликтлар инвалидларының ТР иҗтимагый оешмасы Әлмәт бүлекчәсе рәисе С.Брусов чыгышлары шулай ук Ватанга мәхәббәт белән сугарылган иде.
Әлмәтлеләр кайда гына хезмәт итсәләр дә, хәрби бурычларын һәрвакыт намус белән үтиләр. Бүгенге көндә илебезнең төрле почмагында армия хезмәте узучы 704 егет тә якташлары, әти-әтиләре йөзенә кызыллык китерми. Хәрби частьлардан килгән рәхмәт хатларында алар турында бары тик мактау сүзләре языла.
Интернационалист сугышчыларны искә алу митингында әфган сугышыннан бары табутта кайтырга язган 13 һәм Чечняда гомерләре өзелгән 9 якташыбыз бер минут тынлык белән искә алынды һәм һәйкәлгә чәчәкләр салынды.
Шушы ук көнне М.Салихов һәлак булган хәрбиләрнең әниләре белән очрашты. Җылы әңгәмә барышында өлкәннәргә газиз балаларының батырлыклары өчен ихлас рәхмәт сүзләре җиткерелде һәм егетләрнең исемнәре алмашка килүче буын өчен маяк булып торуына басым ясалды. Әниләр үз чиратларында матди һәм рухи ярдәм күрсәтеп торулары өчен җитәкчелеккә рәхмәт белдерде. Очрашуда ветераннарны эшкә урнаштыру, торак шартларын яхшырту һәм ял йортларына юлламалар белән тәэмин итү мәсьәләләре дә тикшерелде.
Хәтер көненә багышлап Әлмәт физкультура техникумында ТРның көньяк-көнчыгышында урнашкан югары һәм урта-махсус уку йортлары студентларының хәрби-спорт уеннары да үтте. Анда барлыгы 18 команда катнашты. Төбәк ярышлары "Хәтер" оешмасының күчмә кубогына уздырылды.
...Әфганчыларның күзләрендә яшь бөртекләре, маңгайларында кырыс җыерчыклар. Күңелләрендәге иң нечкә кылларын тибрәндереп, хәтерләренең иң ерак почмакларында сакланучы истәлекләр өскә калка. Әйе, тән җәрәхәтләре тартылса да, сугыш калдырган йөрәк яралары төзәлми, сиздереп сыкрап тора...

Г.ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА.
М.Фарукшин фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250