Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Энгель Фәттахов: “Әлмәттә мәгарифнең “эче” дә “тышы” кебек ялтырарга тиеш”

Премьер-министр урынбасары вазифаларын башкаручы, мәгариф һәм фән министры әлеге теләген төбәк укытучыларының август киңәшмәсендә әйтте.

Энгель Фәттахов сүзләренчә, җирлектә мәгариф тармагын үстерү өчен күп эшләнә. Җирле хакимият һәм нефтьчеләрнең уртак тырышлыгы белән мәктәпләр яңара, заманча җиһазландырыла.

- Сездәге кебек шартлар бер генә районда да, шәһәрдә дә юк. Шуңа күрә белем бирүнең эчтәлеген һәм нәтиҗәсен шул шартларга якынайтырга кирәк, - ди министр. Яңа уку елы алдыннан Әлмәт мөгаллимнәренең мәгариф эшчәнлегенең мөһим бурычларын гамәлгә ашыруда өстенлекле юнәлешләр турында фикер алышырга җыелуы юкка булмаган икән.

Киңәшмәдә искәртелгәнчә, 2013-2014 нче уку елы - Математика елы дип игълан ителә. Димәк, төгәл фәннәр быел игътибар үзәгендә булачак. Бу уку елыннан математикадан олимпиада 4 нче сыйныфтан башлап уздырылачак. Табигать-математика фәннәренә сәләтле балаларны әзерләү буенча республикада махсус үзәкләр дә ачылачак. Бу гамәлгә төбәкләр дә кушылыр дип ышаналар. Дөрес, республика россиякүләм олимпиадаларда математика һәм химиядән алдынгы урыннарда. Биология, химия, физика кебек фәннәрне дә шул дәрәҗәгә тартуга йөз тотарлар ахры. Әлмәт мәгариф идарәсе җитәкчесе Рафаэль Ганиев белдергәнчә, быел районда, мисал өчен, физика, математика, биология кебек фәннәрдән бердәм дәүләт имтиханнарын сайлаучылар артуы күзәтелгән.

Кадрлар барысын да хәл итә, дигән гыйбарә әле дә гамәлдә. Шулай булгач тармакка яшь кадрлар җәлеп итү дә өстенлекле булырга тиеш. Чыгышларда ассызыкланганча, Әлмәттә укытучыларның уртача яше - 45. Мәктәпләрдә, балалар бакчаларында эшләүче педагогларның 14 проценты гына яшьләр. Узган ел сентябрьдә районга 12 яшь белгеч кайткан, ел дәвамында шуларның яртысы киткән (министр сүзләренчә, республикада укытучыларның уртача хезмәт хакы 30 мең, мәктәпкәчә яшьтәгеләр педагогларының 20 мең сум тәшкил итә). Гәрчә бюджет тармагында социаль гарантияләр сакланган булса да. Бу хакта чыгышында район башлыгы да искәртте.

- Авыл җирлегендә эшләүче белгечләргә республика казнасыннан компенсация түләнә. 500 педагог коммуналь ташламаларга ия. 123 хезмәткәр санаторийга юлламалар алды. Яшь кадрларга окладның 20 проценты күләмендә өстәмә каралган. Өч ел эчендә 450 укытучы район башлыгы грантына ия булды, - дип ассызыклады Мәҗит Салихов.

Укытучы һөнәренең абруен күтәрү максатында быел "Безнең иң яхшы укытучы" гранты санын 250 дән 300гә кадәр арттырачаклар. Август киңәшмәсендә методик эшчәнлекне ныгытуга да игътибар зурдан булачагы искәртелде. Шулай ук бу уку елында заманча технологияләр үзләштерү дәвам итәчәк. Моңарчы мәктәпләр, мөгаллимнәр мәгълүмати технологияләр белән тәэмин ителгән иде. Озакламый мультимедиа мәктәпкәчә яшьтәгеләр учреждениеләренә дә кайтарылачак. Сүз уңаенда, балалар бакчалары өчен кадрлар әзерләү мәсьәләсе дә күз уңында кала. "Урта һөнәри белем бирү учреждениеләрен тәмамлаган белгечләр әзерлекле", - диде министр, моңа мөнәсәбәтен белдереп. Тагын шунысы мөһим - мәктәпкәчә яшьтәгеләр мәгарифе федераль дәүләт стандартларын эшләүдә Татарстан пилот төбәк булачак, атап әйткәндә ФГОСны бездә сынаячаклар. Сынар җирлек булачак та. Республикада быел 5200 бала бакчага юллама алса, киләсе елга 12 мең сабыйга урын булдырылачак. 2015 елга тагын 11 меңләбенә бәхет елмаер дип көтелә. Әлмәттә бүгенге көндә 2100 бала мәктәпкәчә яшьтәгеләр учреждениесенә чиратта тора. Балалар бакчалары төзеләчәк төбәкләр исемлегенә керим дисәң, проект-смета документларын әзер тотарга кирәк. Проблеманы хәл итүдә шәхси бакчалар булдыру ихтималын да күздән ычкындырмаска кирәк, дип киңәш итте Энгель Фәттахов.

Әлмәт мәгариф тармагы казанышлары белән мактана ала алуын. Биредә РОСНАНОның мәктәп лигасы, ИНТЕЛ мәктәбе проектлары үсештә, күпмәдәниятле мәгариф федераль эксперименты гамәлгә ашырыла, яңа стандартларны да нәкъ менә биредә тормышка ашыра башладылар. Әлмәт алты федераль программада катнаша, 3 белем учагы "Дәресләрдән соң мәктәп" грантын откан, укучылары олимпиадаларда җиңү яулаган көчле педагоглар эшли биредә, техник яктан тәэмин ителеш тә югары дәрәҗәдә. Ләкин...

- Әлмәтне мин Бөгелмә белән чагыштырам. Сездә алар белән чагыштырганда шартлар күпкә яхшы. Ләкин министрлык төзегән рейтингта бөгелмәлеләр беренче урында, ә сез 20 нче баскычта, - диде мәгариф министры ризасызлык белдереп. - Әлеге рейтингны 4 параметр: рус теле һәм математика фәннәре буенча БДИ нәтиҗәләре, БДИны югары баллга бирүчеләр, олимпиадаларда җиңүчеләр саны һәм имтихан уза алмаучылар күләме буенча билгелибез. Әлмәттә, мәсәлән, аттестатсыз калучылар күп - 11 кеше.

Ул шулай ук 154 медалистның 2 се математикадан БДИда 30 дан да кимрәк балл җыюын, 11 фәннән узган сынауларның 8 ендә баллның уртача республика күрсәткечләреннән түбән булуын искәртте.

- "Иң яхшы йөз мәктәп" исемлегендә сездән 4 мәктәп, Бөгелмәдән 10... Әлмәттә мәгарифнең эчен, тышкы зәвыгы дәрәҗәсенә күтәрергә вакыт, - диде башкала кунагы. Ул тармакның "аксаган" яклары исемлеген шәһәрдә һәм районда балигъ булмаганнар катнашында теркәлгән җинаятьләрнең дә республикада иң югарылардан булуы турында кисәтеп тәмамлады. Бу пункты бәхәскә юл калдырды сыман. Җирлектә үсмер хокук бозучыларның күплеге органнарның (ни әйтсәң дә, оператив-эзләү эшчәнлеге буенча Әлмәт полиция бүлеге гел яхшылар сафында), КДНның тырышлыгы нәтиҗәсе түгел микән?! Мисалга, соңгы вакытта теге яки бу хастадан интегүчеләр саны артуын медиклар диагностиканың камилләшүе белән аңлата бит!

Нефтьчеләр башкаласының меңләгән мөгаллимнәре "армиясе" белем бирүдәге мөһим бурычларын ачыклап, аларны гамәлгә ашыруда өстенлекле юнәлешләр билгеләп таралышты.

P.S. Киңәшмә ахырында тармакның иң фидакарь вәкилләренә министрлыкның Мактау кәгазьләре һәм Рәхмәт хатлары, муниципаль район Советы һәм башкарма комитеты бүләкләре тапшырылды. Соңыннан Энгель Фәттахов капиталь төзекләндерү программасы буенча яңартылган 15 нче гомумбелем бирү һәм 19 нчы коррекция мәктәпләрен карады. Моннан тыш, "Яшьлек" микрорайонында 31 августта ачылачак 25 нче мәктәп төзелеше белән танышты.

Ләйләгөл Минаева

Фотолар Әлмәт муниципаль районы сайтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса