Елховойда яңа Мәдәният йорты ачылды [+ фото]
Якшәмбе көнне Елховойда республика программасы нигезендә төзелгән Мәдәният йорты файдалануга тапшырылды.
Аны ачу тантанасы авыл халкы өчен зур бәйрәмгә әверелде.
Елховойлылар үзләренең мәдәният учагы булуны озак көткән. Элеккеге агач клублары ишелә башлагач 1996 елда ук сүтелгән. Шуннан бирле авыл халкы сабыр гына клубсыз гомер кичергән. Елховойда хәзерге вакытта 937 кеше, шуларның 200 енең мәктәп яшендә, 464 енең төрле тармакта эшләвен искә алганда, мәдәният учагына ихтыяжның никадәр зур булуын аңлау кыен түгел.
- Бик авыр булды клубсыз, - диде Елховой авыл җирлеге башлыгы Дания Хәйрисламова. - Җыелышлар мәктәптә үтә иде. Бәйрәмнәр оештыру да проблема иде. Моңа кадәр Яңа ел бәйрәмнәрен урамда уздырдык. Безнең төбәк талантларга бай. Төрле бәйгеләрдә даими рәвештә призлы урыннар яулыйлар. Их, кайчан үзебезнең сәхнә булыр икән дип хыялландык инде. Безнең шулай ук мәшһүр башкаручылар катнашындагы концерт-театрларны да карыйсыбыз килә. Түгәрәкләр оештырырга, авылда мәдәният эшен җанландырырга телибез.
Сабыр иткән -морадына ирешкән, дигән әйтем бүген нәкъ менә елховойлыларга туры килә дә. Ниһаять, алар урамында да бәйрәм. Республикада "Авыл клубы" программасы булдыруга шатланып бетә алмый авыл халкы. Әнә, Мәдәният йорты ачу тантанасына да олысы да, кечесе дә килгән. Әйтерсең лә Сабантуй. Шатлыкны уртаклашырга читтән кайтучылар да күп.
Район башлыгы Мәҗит Салихов авыл халкын Мәдәният йортлары булу белән генә котлап калмады, сәхнә костюмнары тектерү өчен 100 мең сумга сертификат та бирде. Сүз уңаенда шуны да билгеләп үтәсе килә, "Авыл клубы" республика программасына районның өч торак пункты кертелгән. Узган ел көз көне югарымактамалылар шушындый шатлык хисләре кичергән иде.
Мәдәният йорты директорына символик ачкыч тапшырылганда да, кызыл тасмалар кискәндә дә авыл халкының алкышлары, шатлыклы авазлары озак тынмады. Беркемнең дә тиз генә таралышасы килмәде.
- Беренче клубны әле дә хәтерлим, кызыл кирпечтән иде. Аның сәхнәсендә концерт, спектакльләр куя идек, - дип хатирәләре белән уртаклашты язучы Әсгать Салах. - Агач клубта да армиядән кайтканнан соң җырларга насыйп булды. Бәлки әле сиксәнне тутырганда бу сәхнәдә дә җырларга туры килер. Чынлап та, зур шатлык бүген.
Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча бүлеге начальнигы, шулай ук биредә туып-үскән Дамир Гарипов та:
- Авылда матур клуб булсын иде дип хыялланып яшәдек. Мәдәният учагы булмагач, авыл сүнгән кебек. Шөкер, хыяллар чынга ашты, - дип билгеләп үтте.
Төрле авылларның үзешчәннәре чыгышы да көтелмәгән бүләк булгандыр. Тиздән авылның үз җырчылары, биючеләре сәхнә тотар, балалар да талантлары белән әти-әниләрен сөендерер. Һәрхәлдә, Мәдәният йорты директоры Рафис Әфләтунов планнарның зурдан булуын, клубның һәр көнне эшләячәген әйтте. Китапханәнең дә биредә урнашуы бик уңайлы.
Әгъзаметдин Вилданов, сугыш ветераны:
- Клуб - ул авылның тоткасы, үзәге. Авылда клуб, мәктәп булмаса, аннан нинди киләчәк өмет итәргә була. Яшьләр генә түгел, без дә бик көттек аның төзелүен. Хәзер җыелышларга, бәйрәмнәргә бирегә килербез, иншалла.
Айгөл Гаффарова, 10 нчы сыйныф укучысы:
- Авылда Мәдәният йорты ачылу - безнең өчен зур бәйрәм. Без бу көнне ничә еллар буе зарыгып көттек. Моңа кадәр концертларга, дискотекаларга Түбән Абдул авылына йөри идек. Янәшәдә генә тоелса да, барырга ерак. Үзебезнең клубта да дискотекалар оештырылыр, түгәрәкләр эшләр, концертлар килер дип өметләнәбез.
Ирина Апачаева
Автор фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа