«Елховнефть» идарәсе скважина урынында һәйкәл төзеде [+ФОТОЛАР]
Батыр, каһарман якташлар онытылмый.
«Елховнефть» идарәсе үзләренең фидакарь хезмәтләре белән Татарстанда зурлыгы буенча икенче булган Яңа Елховой нефть ятмаларын ачучылар истәлегенә 29 нчы скважина урынында монумент ачты.
Әлеге 29 нчы скважина 1954 елда бораулана һәм ул Яңа Елховой ятмаларын ачуда чишмә башы була. Скважина эшләү дәверендә барлыгы 600 мең тоннадан артык кара алтын бирә, шуның белән Татарстанда чыгарылучы нефть күләменә зур өлеш кертә. Татарстан халык хуҗалыгы советы 1962 елда нәкъ менә Яңа Елховой ятмаларын эшкәртү өчен республикада яңа нефть-газ идарәсе (ул чакта промысел) - «Елховнефть» төзү турында карар кабул итә.
«Елховнефть» идарәсе начальнигы Азат Хәбибрахманов монументка төшерелгән барельефның кара алтын табучыларны гына түгел, нефть ятмаларын үзләштерүдә катнашкан барлык һөнәр ияләрен дә гәүдәләндерүен, һәркемнең батырлыгын чагылрыуын искәртте.
Монумент ачу тантанасында «Татнефть» ААҖ генераль директоры Наил Маганов, нефть сәнәгате ветераннары да катнашты.
- 29 нчы скважина заманында бөтен дөньяны шаулатты. Ул безнең компания үсешенә зур өлеш кертте. Мондый һәйкәлләрне без ни өчен төзибез? Әлбәттә, моның белән кара алтынны беренче таба башлаучыларга - үзләренең хезмәтләре, сәламәтлекләре, талантлары белән компаниянең нигезен төзегән шәхесләргә хөрмәт күрсәтәбез, киләчәк буынга, оныкларның оныкларына сугыштан соңгы елларда илне җимереклекләрдән торгызуда ярдәм иткән данлы Татарстан нефте тарихын сөйлибез, - диде Наил Өлфәтович чыгышында.
Генераль директор «Елховнефть» коллективын 55 еллык юбилее белән тәбрик итеп, аларның потенциалы зур булуын, киләчәктә дә лидерлар сафында барачагына ышанычын җиткерде. Тантанада фидакарьләргә РФ Энергетика министрлыгының, «Татнефть»нең олы бүләкләр дә тапшырылды.
Монумент бронзадан ясалган. Аның артында Яңа Елховой да күрсәтелгән Татарстан картасы төшерелгән. Һәйкәл ветераннарның да күңеленә хуш килде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа