Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

ЭЛЕМТӘСЕЗЛӘРГӘ - "ИГЕЛЕКЛЕ ТЕЛЕФОН" АКЦИЯСЕ

Мәгълүм булганча, 1 октябрьдә Халыкара өлкәннәр көне билгеләп үтелә. Илебездә менә 20 ел инде әлеге уңайдан махсус чаралар уздырыла. Быел да өлкәннәргә төрле формада ярдәм күрсәтелә, акцияләр оештырыла. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында үткән чираттагы брифингта әнә шулар хакында сүз барды.

Чыгышлардан күренгәнчә, Татарстанда 1 миллионнан артык кеше пенсия ала. Бу барлык яшәүчеләрнең 27,7 проценты дигән сүз. Хезмәт пенсиясен алучылар саны 977 мең, картлык буенча - 869,5 мең кеше тирәсе. Татарстан Республикасы халыкның картаюының югары коэффициентлы территориясенә карый. Узган ел нәтиҗәләре буенча бу коэффициент 17,7 процент тәшкил иткән. Россия Федерациясе буенча ул 18,2 процент булган.

Хәзерге вакытта безнең республикада 100 яшьен тутырган һәм аннан да өлкәнрәк булган 174 кеше гомер кичерә. Иң өлкән кеше Буа муниципаль районында яши икән. Разия апа Хәйретдиновага ноябрь аенда 109 яшь тула.

Хәбәр итеп торганыбызча, 90 яшьлекләрне һәм аннан да өлкәнрәкләрне юбилейлары уңаеннан муниципаль район башлыклары үзләре өйләренә килеп тәбрик итү күркәм традициягә әверелде. Брифинга әлеге күркәм гамәл дә ассызыкланды. Бөек Ватан сугышы ветераннарына да 90 яшьтән башлап юбилейлы туган көннәренә Россия Федерациясе Президентының персональ котлаулары тапшырыла. Бу урында Әлмәт муниципаль районында быел 30 котлау хаты тапшырылуын билгеләп үтәсе килә. Шуның белән беррәттән район башлыгының, ветераннар лаеклы ялга киткән предприятиеләрнең яки алар беркетелгән ТОСМСларның да бүләкләре бирелә.

Соңгы елда өлкәннәрне компьютер белән эшләргә өйрәтү дә игътибар үзәгенә алынды.. "Интернет-Озын гомер" проектын тормышка ашыру өчен республика бюджетыннан 14,850 миллион сум акча бүленгән. Бу юнәлештәге "Өченче яшь университеты" проекты да уңышлы тормышка ашырыла һәм аның белән кызыксыну арта бара.

Аз тәэмин ителгән, башкаларның ярдәменә мохтаҗ булган пенсионерларга да декада барышында чаралар каралган. Хәзерге вакытта республикада 15 меңнән артык кешегә өйләренә барып социаль хезмәт күрсәтелә. Әлмәт муниципаль районында мондый хезмәтләрдән 948 өлкән һәм инвалид файдалана. Әлеге категория кешеләргә быел яңа хәйрия акциясе булдырылган. "Игелекле телефон" акциясе әйләнә-тирә белән элемтәсе булмаган өлкәннәргә ярдәм итү максатыннан оештырыла. ТР Президентының социаль мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Татьяна Ларионова әйтүенчә, социаль хезмәт күрсәтүдәге 15 мең кешенең 3,5 меңендә телефон юк. Әлмәт муниципаль районы буенча мондыйларның саны 197. Аларга бу проблемаларын чишү максатыннан республикада эшчәнлеген җәелдергән биш элемтә операторы белән кәрәзле телефоннар алуга килешүләр төзеләчәк. Алардан файдалану уңайлы булсын өчен телефондагы цифрлы төймәләргә махсус чакырулар беркетеләчәк. Муниципаль берәмлекләр алдына әлеге хәйрия акциясен тормышка ашыру өчен иганәчеләр эзләү бурычы куелды.

Социаль яклау һәм медицина хезмәте күрсәтү белән бәйле сораулар буенча күрелгән чараларны хәбәр итү һәм көн кадагындагы мәсьәләләрне чишү өчен республикада 1 есеннән 10 октябрьгә кадәр "Кайнар линия" эшләячәк. Аның телефоннары исемлеге ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы сайтында урнаштырылган.

Өлкәннәр көне декадасында шулай ук "Чиста йорт" ,"Социаль базны тутыр", "Тарихи әһәмияткә ия урыннар буенча экскурсия", "Физик активлык - озын гомергә юл" һәм башка акцияләр уздырыла, төрле ташламалар булдырыла. Һәрбер муниципаль район дәрәҗәсендә, шул исәптән Әлмәт шәһәре һәм районында да кызыклы һәм эчтәлекле чаралар каралган.

Ирина Апачаева әзерләде Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250