Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Электрон транспорт картасы гамәлгә керә

Мәгълүм булганча, республикада бердәм социаль билетлар урынына электрон транспорт карталары кертелә башлады. Башкаладан тыш республиканың тагын дүрт эре шәһәрендә, шул исәптән Әлмәттә дә мондый карталар гамәлгә куелачак.

6 февральдә әлеге мәсьәләгә багышлап матбугат конференциясе уздырылды. Анда транспорт картасы алуга документлар кабул итүнең 10 февральдән башлануы хәбәр ителде һәм башка мәгълүматлар яңгырады.
Матбугат конференциясен ачып, Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары М.Н.Гыйрфанов агымдагы елның 1 гыйнварына шәһәр һәм районда яшәүче 48371 пенсионер исәпләнелүен җиткерде. Билгеле булганча, юлда йөрү өчен бердәм социаль билетлардан (ЕСПБ) куллану хокукына пенсионерларның барысы да ия. Алар арасыннан бу хокуктан ел фасылына карап уртача алганда 7 дән 11 меңгә кадәр кеше файдаланып килгән. Калганнар акчага өстенлек биргән. Бердәм социаль билетларны алыштырачак электрон транспорт карталарына ташламалар каралган кешеләр үзләренә бирелә торган 342 сумны, ә балалар 206 сумны күчерәчәкләр һәм ай дәвамында шәһәр, шәһәр яны маршрутларында үзләренә кирәк кадәр йөри алачаклар. Кыскасы, транспортта йөрү саны чикләнми. Транспорт картасын кертү бушлай йөрү каралган кешеләрнең күпмесенең ташламадан куллануын төгәл ачыкларга һәм киләчәктә транспорт предприятиеләренә компенсация суммасын планлаштырырга мөмкинлек бирәчәк.
Транспорт карталарын алуга документлар туплау өчен кешеләрне кабул итү урыны итеп К.Цеткин урамындагы 54 а йортында урнашкан социаль яклау идарәсе бинасы билгеләнгән. Идарә начальни- гы З.Ш.Шакирҗанов белдерүенчә, биредә кабул итү өчен 30 эш урыны төзелгән, алар белгечләр белән тәэмин ителгән, шартлар тудырылган. Чиратлар, ыгы-зыгы тудырмас өчен кабул итү графигы төзелгән. Шуңа күрә транспорт картасы алырга теләүчеләргә игътибарлырак булырга киңәш итәбез. Гыйнвар ае өчен торак-коммуналь хезмәтләргә түләү квитанциясенең икенче ягында әлеге карталарны алу тәртибе, кемгә кайчан һәм ничә сәгатьтә килү турындагы хәбәр урнаштырылган. Закирҗан Шәрипович һәркем үзенә билгеләнгән вакытта килсен иде дигән теләген җиткерде. Социаль яклау идарәсенә килгәндә паспорт, ИНН, ташламага ия булу турындагы документны да алырга кирәк. Документларның күчермәсен һәм фотога биредә генә төшерәләр.
Инде электрон транспорт карталары уңаеннан кайнар линиягә сораулар да керә башлаган. Аларга җавап биреп, З.Ш.Шакир-җанов ЕДВның транспорт картасына бәйле түгеллеген, транспорт картасының бер генә тапкыр бирелүен һәм аның ай саен тулыландырылып торуын, анда калган сумманың башка айга күчмәвен, әлеге электрон карта белән ул гамәлгә кертелгән шәһәрләрдә дә (хәзерге вакытта болар - Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама, Яшел Үзән) йөрергә мөмкин булуын җиткерде. Картаны югалткан очракта яңасын түләп алырга туры киләчәк. Ә инде транспорт хезмәтләреннән файдаланмаучыларга яисә сирәк йөрүчеләргә карта алмасалар да була. Кирәге чыкканда, мәсәлән, язгы-җәйге айларда күбрәк йөрисез икән, карта сорап соңрак та мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Электрон транспорт картасы 12 көн эчендә әзерләнә. Ул Яшьләр үзәгендә "Ак Барс" банкы тарафыннан бирелә. Авылда яшәүче кешеләргә карта март аеннан бирелә башлаячак.
Ташламалы электрон транспорт карталарыннан тыш өстенлек каралмаганнар өчен дә шулай ук параллель рәвештә айлык электрон карталар, "электрон акча букчасы" кертү планлаштырыла.
И.Апачаева.

Фото: http://www.yaroslavl.biz/images/stories/news_yaroslavl/transport/elektron_koshelek.jpg

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250