Чокырларга көн бетә?
Руль артында утыручыларны зур бәладән - юллардагы чокырлардан коткаруга быел барлыгы 974 миллион сумнан артык акча тоту планлаштырыла. Әлмәт районы юлларын ремонтлауга төрле дәрәҗәдәге бюджетлардан әнә шуның кадәр акча бүлеп биреләчәк.
Ремонт кирәк булган юллар шәһәрдә дә, районда да күп. Газетабызда әлеге проблеманың даими күтәрелүе шуңа да гаҗәп түгел. Чынлап та, нефтьчеләр башкаласы ел саен күләмле эшләр башкарылуга да карамастан: "Бездә юллар әйбәт", - дип мактана алмый әле. Хәер, тигез юллары белән горурланучылар республика буенча да юк дәрәҗәсендә. "Халык контроле"нә кергән мөрәҗәгатьләргә караганда, шундый нәтиҗә ясарга була.
Әлмәтлеләрне быел нинди үзгәрешләр, яңарышлар көтә? Район башкарма комитеты җитәкчесенең төзелеш буенча урынбасары Ильвир Габдуллин билгеләп үткәнчә, шәһәрдәге юл-урам челтәре торышын тиешле нормага китерү максатынннан республика бюджетыннан 25 миллион сум акча бүлеп бирелә. Бу акчалар квартал эчендәге территорияләрне ремонтлауга җибәреләчәк. "Татнефть" компаниясе агымдагы елда да ишегалларын ремонтлауда ярдәмнәрен дәвам итәргә җыена. Болардан тыш муниципаль юл фондыннан да шәһәр урамнарын ремонтлауга 31,8 миллион сум бүленәчәк. Димәк, шәһәр эчендә проблемалар кимиячәк. Бу урында газета укучыларның тагын бер үтенечен җиткереп үтәсе килә.
- Тротуарларга да игътибар булсын иде. Мәсәлән, Ленин урамының "Нефтьче" Мәдәният сарае каршындагы ягыннан һич узармын димә, яңгырлы көннәрдә монда күлләвекләр хасил була, - дип шалтыратты безгә шәһәрдә яшәүче Диләфрүз Шакирова.
Үзгәрешләр авылларда да булачак. Республика программасы буенча быелга каралган 25 миллион сумга Рус Акташы, Кәләй, Бута, Югары Мактама, Кызыл көч авыллары юлы ремонтланачак. Шулай ук "Әлмәт - Иске Шөгер", Кузай - Нурлат" автоюлларыннан йөрүчеләргә дә быелдан башлап бу араларны узу җиңеләячәк. Гаилә фермаларына һәм терлекчелек комплексларына илтүче юллар буенча программа нигезендә безнең Ямаши һәм Бишмунча авылларында юллар салыначак. Иң күп акча Казан - Оренбург федераль трассасындаг дүрт участокны тәртипкә китерүгә каралган.
Әлмәт шәһәр автоюллар идарәсе шәһәр эчендәге чокырларны "ямарга" кереште инде. Безгә сыйфатлы ремонт һәм төзекләндерелгән юлларның ватылмыйча озак хезмәт итүен телисе генә кала.
Ирина Апачаева
Автор фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа