Чаллыда югалган 9 яшьлек малай табылган
Владислав Алексеев сау-сәламәт килеш табылган. Ул 49 комплекста яшәгән дустында кунарга калган булып чыга.
Малай дусты белән дөньясын онытып уйнаган чакта, Чаллы полициясе, коткаручылар һәм волонтерлар бөтен шәһәр буйлап аны эзлиләр. "Качак"ны 49 комплекста яшәүче бер ханым танып ала. Ул җирле канал аша югалган малай турында сюжет караган булып чыга. Ханым бу турыда үзләренең участок инспекторына хәбәр итә. Малайны исән-сау өенә кайтарып куялар, дип яза "Челнинские известия".
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа