Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чаллыда 8 яшьлек кыз бала югалган

Оператив төркем вәкилләре һәм волонтерлар бөтен шәһәр буйлап әлеге югалган кызны эзлиләр, листовкалар ябыштыралар, дип хәбәр итә "Челнинские известия".

2 февральдә 16.30 сәгать тирәсендә 8 яшьлек Василиса Галицина мәктәптән чыга, ләкин өенә кайтып җитми. Хәзерге вакытка кадәр аның кайда булуы билгеле түгел. Соңгы тапкыр баланы Сидоровка поселыгында күргәннәр.

Аерым билгеләре: күзләре зәңгәрсу төстә, чәчләре озын, биленә кадәр төшеп тора, ябык гәүдәле. Кызның өстендә зәңгәрсу куртка,бәйләнгән алсу төстәге баш киеме, мәктәп формасы (көрән күлмәк, кара алъяпкыч), кара аяк киеме. Үзе белән алсу төстәге букчасы да бар (бер як җилкәгә генә асыла торган).

Кызны күрүчеләр булса 8(8552)70-31-90 , яки волонтерларга 960-082-66-09 номерларына шалтыратыгыз. Шулай ук электрон почтага да язарга була: info@poiskdetei.ru.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса