Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Бәйрәм ясаучылар бәйрәме

Мәдәният хезмәткәрләре көне уңаеннан 24 мартта "Нефтьче" Мәдәният сараенда тантаналы чара булып узды.

Бирегә шәһәребез һәм районыбызның мәдәният ветераннары, учреждение вәкилләре, тырышлыкларын милләтебезгә, халкыбызга хезмәт итүгә багышлаган, эшчәнлекләрен чын фидакарьләрчә башкарган күп яклы талантлы, сәнгатьнең барлык төрләрен дә үстерүгә зур игътибар биргән затлар, иҗади, инициативалы, үз эшләренә мөкиббән киткән һөнәр ияләре җыелды. Аларны Әлмәт муниципаль районы башлыгы М.Салихов, башкарма комитет җитәкчесе урынбасары В.Самойлов, мәдәният идарәсе начальнигы Г.Пайдуллина тәбрик итте.

Әлмәт - сәләтле, тырыш, оста, зыялы шәхесләрне үзенә туплаган төбәк. Аның күркәм үткәне турында сөйләү, хезмәтләре белән дан казанган күренекле кешеләрен зурлау, яшь буынны алар үрнәгендә тәрбияләү, рухи кыйммәтләрне халкыбызга җиткерү - мәдәният хезмәткәрләре алдында торган иң зур бурыч. Әлеге максатка ирешүдә бары тик көчле рухлы, киң күңелле, яңалыкларга ачык булган, өлкәннәрне дә, балаларны да үзләре белән матурлык дөньясына чакыра алган затлар гына эшли ала.

- Сездән башка төбәгебездә бер генә чара да уздырылмый. Бүген мәдәният һәм сәнгать учреждениеләрендә барлыгы 1056 кеше хезмәт куя. Узган ел нәтиҗәләре буенча Гүзәл Пайдуллина җитәкчелегендәге мәдәният идарәсе республикада икенче урынга лаек булды. Әлмәт татар дәүләт драма театры М.Җәлил исемендәге премия лауреаты булып танылды. Әлмәт - талантлар шәһәре. 4 коллективыбыз "Халык" исемен яулады, 100 дән артык үзешчән коллектив уңышлы эшчәнлек җәелдерә, - дип билгеләде үзенең котлау чыгышында Мәҗит Салихов.

Мәдәният өлкәсенә муниципаль район җитәкчелеге тарафыннан һәрдаим ярдәм күрсәтелә: учреждениеләрнең матди-техник базалары яңартыла, авыл китапханәләре, музейлар төзекләндерелә. Быелдан башлап республика программасы кысаларында 3 авыл клубы сафка кертеләчәк. "Нефтьче" Мәдәният сарае белән калабызның йөзек кашы булган драмтеатр исә төзек, бай, заманча җиһазландырыган булулары белән күз явын алып торалар - болары нефтьчеләребезнең хезмәте нәтиҗәсе. Гүзәл Пайдуллина мәдәниятне, рухиятне үстерүдә саллы өлеш кертүләре өчен һәммәсенә дә чиксез рәхмәтен җиткерде.

Тантаналы чара бүләкләүләр һәм үзешчән артисларыбызның чыгышлары белән үрелеп барды. Бу көнне сәхнә түренә фидакарь һөнәр ияләре күтәрелде. Аларга "Мәдәнияттә югары казанышларга ирешкән өчен" күкрәккә тага торган билгеләр, ТР Мәдәният министрлыгының, Әлмәт муниципаль районы Советы һәм башкарма комитетының, мәдәният идарәсенең Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Г.ГЫЙЗЗӘТУЛИНА.

М.Фарукшин фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250