Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Быел Казан сабантуе Универсиада вакытында узачак

ТР Президенты Сабантуй татар халык бәйрәмен үткәрү турындагы Указны имзалады

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Сабантуй татар халык бәйрәмен үткәрү турындагы Указны имзалады. Документ ТР Президентының рәсми сайтында дөнья күрде.
Указ текстында ТР авылларында һәм район үзәкләрендә җирле үзидарә органнары тәкъдимнәрен исәпкә алып, Сабантуй татар халык бәйрәме 8-9 июньдә, Чаллыда һәм Түбән Камада 15 июньдә, ә Татарстан башкаласында 13 июльдә узачак, дип билгеләп үтелә. Сабан бәйрәме Казанда Бөтендөнья җәйге универсиаданың гөрләп барган чагына туры киләчәк.
ТР Министрлар Кабинетына җирле үзидарә органнары белән бергә күрсәтелгән срокта бәйрәм чаралары үткәрү эшләрен оештыру йөкләнгән.
ТР Президенты Указы нигезендә җирле үзидарә органнарына, иҗтимагый берләшмәләргә, предприятиеләргә, оешмаларга билгеләнгән срокта Сабантуйны оештыруда һәм үткәрүдә актив катнашу тәкъдим ителә.

«Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250