Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Бишмунчада райпо кибете ачылды

Әлмәт җирлегендә район кулланучылар җәмгыяте кибетләрен ачу матур традициягә әверелеп бара. Әлеге күркәм гамәл авылларда яшәүчеләр өчен үзенә күрә шатлыклы вакыйга булып тора. Шушындый чара 21 сентябрь көнне Бишмунча авылында булып узды.

Райпо кибетен ачу тантанасында "Татпотребсоюз" идарәчелеге рәисе М.Г.Фәттахов, башкарма комитет җитәкчесенең авыл җирлекләре белән элемтә буенча урынбасары А.И.Грушин, Әлмәт райпо идарәсе җитәкчесе Җ.М.Насретдинов һәм башкалар катнашты.
А.И.Грушин район муниципаль хакимияте һәм кулланучылар җәмгыяте арасында булган үзара дустанә мөнәсәбәткә басым ясады һәм әлеге оешманың авыл җирлекләрендәге эшчәнлегенә уңай бәя бирде. Авыр һәм катлаулы, каты конкурентлык чорында үз йөзләрен саклап кала алган райпо хезмәткәрләренә рәхмәтен белдерде, заманча сәүдә белән бер адымда атлау өчен бар мөмкинлекләрне кулланып эшләргә тырышуларын ихластан хуплады. Кибетнең хуҗаларына керем, ә авыл халкына канәгатьлек китерүен теләде.
М.Г.Фәттахов капиталь ремонттан соң төзек һәм матур кыяфәт алган, ассортименты бай булган кибеткә халык бик теләп йөрсен, биредә куллану вакыты чыккан азык-төлек сатылу очраклары күзәтелмәсен иде, диде. Бүгенге көндә кулланучылар җәмгыятьләренең дәүләт ярдәмен тоеп яшәүләрен ассызыклап узды һәм республикабызның кулланучылар җәмгыятьләре алдына хөкүмәтебез тарафыннан куелган бурычларны бәян итте. Мәктәп укучыларын һәм пенсия яшендәгеләрне дәвалау үләннәре җыеп тапшыруга җәлеп итү, сәүдә челтәрләре белән элемтәне ныгыту, автолавкалар белән торак пунктларга чыгу һәм башкалар - болар барысы да уңышлы гына тормышка ашырыла, дип белдерде Мәхмүт Габделхәмитович. Ул Әлмәт райпосы эшчәнлегенә уңай бәя бирде, җәмгыятьнең халыкка сәүдә хезмәте күрсәтүдә ирешкән уңышларын һәм бу уңайдан оештырылган чараларының һәрвакыт югары дәрәҗәдә тормышка ашырылуын билгеләп узды.
Җ.М.Насретдинов исә үз чиратында Әлмәт райпосы тарафыннан азык-төлек продукциясен эшкәртү юнәлешендә башкарылган чараларга тукталды һәм авыл җирлекләрендә райпо кибетләрен ачу алга таба да дәвам итәчәк, дип ышандырды.
Шуны билгеләп узарга кирәк, бишмунчалылар яңартылган райпо кибетендә сатуга куелган азык-төлек, көнкүреш кирәк-яраклары ассортиментыннан канәгать калдылар. Биредә хәләл ризыклар сатылса, тагын да яхшырак булыр иде, дигән гозерләрен дә җиткерделәр. Өлкәннәрнең үтенече, һичшиксез, тулысы белән канәгатьләндерелер, төзек һәм матур кибет озак еллар дәвамында халыкка сыйфатлы сәүдә хезмәте күрсәтеп торыр, дип ышанып каласы килә.

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250