Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Бишмунчада кыр батырын ачыкладылар [+ФОТОЛАР]

"Чулпан" хуҗалыгында 51 тапкыр сабанчылар бәйгесе узды. Әлмәт районында традицион саналган әлеге бәйгедә 15 механизатор көч сынашты.

Кайчандыр әлеге бәйге үзенең катнашучылар саны буенча бик зур, шуңа да көчлеләрне билгеләү өчен тулы бер көн кирәк булган. Ә аңа әзерлек исә берничә көн дәвам иткән. Елдан ел анда катнашучылар саны кимегәннән кими барып - кемдәдер техника, кемдәдер ягулык җитми, бәйге дигәннәре "Эх!" дигәнче уза да китә. Шулай да аның тантанасы башка еллардагыдан бер генә дә ким, ә катнашучылар өчен әһәмияте һич кенә дә юк түгел. Бу иген үстерүчеләр өчен һөнәри осталык бәйгесе дә, очрашып аралашу мөмкинлеге дә, үзенә күрә ял да инде.

51 сабанчылар бәйгесендә берничә төр техника көч сынашты. Монда тирәннән сөрү дә, дискатор ярдәмендә җир эшкәртү дә бар иде. Һәрвакыттагыча ярышчыларны техника әзерлеге ягыннан һәм башкарылган эшнең сыйфатына карап бәяләделәр. Тракторын иң яхшы әзерләүче диеп бу юлы "Чагылтау" хуҗалыгыннан Разил Хәйруллин танылды. Һөнәри осталык бәйгесендә җиңүче итеп Токарликов исемендәге җәмгыять механизаторы Вячеслав Павловны таптылар. Яшь белгечләр арасында җиңү - Бишмунча авылы егете 16 яшьлек Азат Мостафинга бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса