"Бир бишне!" мәктәбендә 2000 гә якын укучы белем алачак [+ФОТОЛАР]
Өч мәгариф учереҗдениесен үз эченә алган үзәктә барлыгы 1900 укучы белем алачак. Беренче сыйныфка исә быел анда 232 укучы укырга керде.
18 нче һәм 21 нче мәктәпләрне һәм 41 нче балалар бакчасын берләштергән бу үзәк хәзер районда иң зур мәктәпләрнең берсе санала. Шушы көннәрдә аның ачылышы булды.
Район башлыгы Айрат Хәйруллинның тәкъдиме, ата-аналарның соравы буенча Президентның шәхси фәрманы белән махсус 21 нче мәктәп ремонты өчен република бюджетыннан быел 63 млн сум акча бүленеп бирелде. «Татнефть» компаниясе генераль директоры әлеге мәктәпнең торышы белән танышып чыккач, 21 гасырда мондый белем бирү урыннары булмаска тиеш дип, ремонт өчен 100 миллион сумнан артык акча бүлеп бирергә дә карар кыла. Муниципаль бюджеттан исә җиһазландыру өчен тагын өстәмә финанслар табыла. Менә шулай бергәләшеп кыска гына вакыт эчендә мәктәпкә капиталь ремонт кереп, сыйфатлы белем бирү үзәге калка.
Узган ел башланып киткән «Бир бишне!» проекты быел менә шундый яңа форматта үз урынын таба алды.
Инклюзив белем бирү юнәлешендә эш алып барулары да әлеге үзәкне башкалардан аерып торачак. Мәгариф үзәге базасында хәзер яңа ресурс үзәге ачылды. Аутист балаларга тиешле белем һәм тәрбия алу белән берлектә ял итү мөмкинлеге дә тудырылган. Сенсор бүлмәсе дә аерым игътибарга лаек: яңа уенчыклар, сәламәтлек корылмалары, төрле методик комплектлар - бар да гадәти булмаган укучылар өчен махсус эшләнгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа