Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Бүген Универсиада утын Сочи каршылый

Тантаналар узганга, шәһәрнең үзәк урамнары ябыла

Бүген Казан Универсиадасы уты Сочига килеп җитә.
Бу студентлар уеннары Ватаны - Парижның Сорбонна университетында кабынган ут. Аннан ул "Седов" паруснигында дөнья тирәли сәяхәткә кузгалган иде. Шушы вакыт эчендә Универсиада уты 45 мең миль юл узды. Россиядә аны 30 студентлар шәһәрендә каршыладылар.
Бүген Универсиада уты килү белән бәйле тантаналар узганга, Сочиның үзәк урамнары ябылды. Көндезге сәгать бердә биредә Универсиада уты эстафетасы старт алачак: бер сәгать дәвамында факелны 21 кеше йөртәчәк. Диңгез вокзалы каршындагы мәйданда утны тантаналы шартларда кабызу һәм бәйрәм концерты узачак, дип хәбәр итә "Татар-информ".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250