Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Бүген Әлмәттә бәйрәм ( + ФОТОЛАР)

Бүген "Иске Әлмәт" Мәдәният йортында торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтте. Аларны район башлыгы Айрат Хәйруллин да тәбрик итте.

- Кешеләрнең кәефе сезнең көндәлек эшегезгә бәйле. Коомуналь ресурслар белән тотрыклы тәэмин ителү артында зур хезмәт ята. Без бу хакта еш кына уйламыйбыз да. Әлмәтнең торак-коммуналь хуҗалык тармагы зур. Анда 2,5 мең кеше хезмәт куя. ТКХ да үзгәрешләр даими булып тора. Без кешеләр уңайлы шартларда яшәсен өчен барысын да эшләргә тырышабыз, - диде район башлыгы.

Ул идарәче компанияләрнең дә зур эш башкаруын ассызыклады. "Альянс, "7 нче ЖЭУ", "Жилбытсервис М" җылы сүзләр белән атап узылды. Айрат Хәйруллин торак йортларга капиталь ремонтның киләчәктә дә уздырылачагын билгеләп үтте. 8 ел эчендә шәһәр һәм районда 400 дән артык йорт ремонтланып, икенче сулыш алды. Чыгышта ТОСларның да ишегалларын төзекләндерүдә зур ярдәме искәртелде. Узган ел 26 ишегалдына асфальт җәелгән иде. Бу эш быел да дәвам итәчәк.

Район башлыгы фидакарьләргә район Советы һәм башкарма комитетының Мактау грамоталарын, Рәхмәт хатларын тапшырды. Шулай ук актив әлмәтлеләр, йорт буенча җаваплылар да сәхнәгә күтәрелде. Күркәм традиция буенча "Иң яхшы ишегалды җыештыручысы",, "Чәчәккә күмелгән ишегалды", "Иң яхшы подъезд" бәйгеләрендә җиңүчеләр һәм конкурста катнашучы һәркем бүләкләнде. Искә төшереп үтәбез, быел чәчәккә күмелгән иң матур ишегалды дип Калинин урамындагы 64 нче йорт ишегалдын табылган иде. 2015 елның иң яхшы ишегалды җыештыручысы дип "7 нче ЖЭУ" хезмәткәре Минзилә Фәрхетдинова билгеләнде. Подьездлар арасында иң матуры дип "Алсу" идарәче компаниясе хезмәт күрсәтүендәге Нефтьчеләр урамындагы 11 а йортыныкына өстенлек бирелде.

ЖКХлыларга бәйрәм уздырыр өчен артистларны әллә каян чакырасы юк. Хезмәткәрләр үзләре дә алардан ким чыгыш ясамый. Район башлыгы да аларның сәхнә осталыгына соклануын белдерде. Фойеда оештырылган күргәзмә торак-коммуналь хуҗалык тармагында оста куллыларның да күплеген раслады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса