Реклама
Вакыт узганы сизелми дә. Сабыеңның дөньяга килүен әле кайчан гына көтеп алган кебек.
Аннан аның тәпи йөри башлавы шатлыгын кичерәсең. Балалар бакчасындагы чор да бик тиз үтеп китә. Нәни куллар белән тәүге тапкыр мәктәп ишеген ачып кереп, шау-шулы, кыңгыраулы мәктәп еллары - ул һәркемнең күңелендә якты хатирәләр калдыручы балачак чоры. Белем сукмакларыннан атлап бара торгач элек 10 иде, хәзер исә 11 көз, кыш, яз айлары да үтеп китеп мәктәпләрдә соңгы кыңгырау чыңлар көн җитә. Ул тавыш әле классташлырыңны, дусларыңны, укытучыларыңны һәм, әлбәттә инде, тормышыңның иң гүзәл дәверен - балачак һәм яшүсмер елларыңны искә төшереп, колакларда бик озак чыңлап торыр. Быел район һәм шәһәр мәктәпләренең 11 нче сыйныфын тәмамлаучы 1090 укучы да әлеге гүзәл чорларын онытмас.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Әлмәт районы