Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Бүген Әлмәткә эшлекле визит белән Татарстан мөфтие вазифаларын башкаручы Камил хәзрәт Сәмигуллин килде

Район муниципалитеты, мөхтәсибәт вәкилләре, Әлмәт ислам мәдрәсәсе имамнары һәм укытучылары белән ул шәһәребезнең Үзәк мәчетендә очрашты.

Камил хәзрәт бирегә җыелучыларны ТР Диния назәрәте планнары белән таныштырды. Ул ассызыклаганча, күптән түгел булдырылган хокукларны саклау бүлеге мөселманнарның проблемаларын хәл итү белән шөгыльләнәчәк. Камил хәзрәт Сәмигуллин Татарстанның гомум белем бирү учреждениеләрендә бердәм мәктәп формасы гамәлгә кертеләчәген һәм мөселман кызларына яулык бәйләп йөрү тыелмаячагын билгеләде. Мөселманнарның Диния назәрәте онлайн-мәдрәсә булдыруны да планлаштыра. Анда гарәп, рус, татар телләрендә видео-аудио лекцияләр урнаштырылачак, шулай ук мөселман китапларының электрон китапханәсе дә барлыкка китереләчәк.

Энҗе Хәсәншина

Әлмәт муниципаль районы башлыгының матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250