Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Бүген Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне

Октябрь аеның икенче якшәмбесендә авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәренең һөнәри бәйрәмнәре билгеләп үтелә. Хөрмәтле авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәре, ветераннар! Сезне һөнәри бәйрәмегез белән ихластан тәбрик итәбез!

Басу-кырларда көнне төнгә ялгап иген-икмәк үстергән игенчеләргә, терлекчеләргә, гомумән, авыл хуҗалыгы тармагында эшләүче хезмәт алдынгыларына олы рәхмәтебезне белдерәбез. Табыннарыбызда азык-төлек муллыгын тәэмин итү өчен тырышкан тәҗрибәле игенчеләребез, механизаторларыбыз, терлекчеләребез, эшкәртү сәнәгате тармагының фидакарь хезмәтчәннәре белән чын күңелдән горурланабыз. Сезгә туган җиребезгә мәхәббәтегез, крестьян хезмәтенә тугрылыгыгыз, өстәлләребезне иң мөһим азык-төлектән аермаганыгыз өчен зур рәхмәт! Хезмәтегез һәм каһарманлыгыгыз соклануга һәм мактауга лаек. Сезгә уңышлар, иминлек, һәм муллык теләргә рөхсәт итегез! Тормышыгыз шатлык белән тулсын, сәламәт булыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса