Безнең сәяхәт:Тукай проспекты ни хәлдә? [+ФОТОЛАР]
Киләсе атнага булачак зур чара - Габдулла Тукайның тууына 130 ел уңаеннан без Әлмәтнең Тукай проспектына сәяхәт кылдык.
Әдәбиятны, мәдәниятне һәм сәнгатьне үстерүгә бөтен мөмкинлекләре булган нефтьчеләр каласында бөек шәхескә нинди урын бирелгән? Шәһәр уртасында җәяүлеләргә йөрергә таш сукмагы, утыргычлары булган Тукай проспекты, аннан ерак түгел генә шагыйрьнең һәйкәле булган сквер бар. Узган ел анда әдәби ишегалды төзелде. Хәтерләсәгез, 2004-2005 елларда Тукай проспекты нефтьчеләр ярдәме белән тулысынча реконструкцияләнде. Иренмичә беркөнне шул урамны аркылыга-буйга йөреп чыктым. Проспектның бер башында - Шевченко урамы белән киселештә зур Тукай китабы шәһәрдәшләрне сәламли, ә икенче башында озак карап торганнан соң гына аңлашыла торган баганадагы Шүрәле "кети-кети" килә. Ленин белән кисешкән урында да матур милли баганалар, сәгать урыны бар. Һәм шуның белән урам исеме йөрткән Тукай җаны беркайда да чагылмый кебек. Хәер, ялгышам, җәмәгать. Ничә тапкыр проспектны узып та әле генә күз төшкән агач Шүрәле сыны да бизи икән урамны! 16 нчы мәктәп каршындагы бу сын балачагаларга Шүрәлене тотып карар, мәктәп укучыларына үзгә урында "селфи" ясар өчен яхшы утыргыч...
Бер яхшы танышым "Мәктәп укучыларына Тукайның кемлеген төшендерү авыр, бер ел узуга янә аның биографиясен кабатлап сөйләргә, даһилыгын аңлатырга туры килә", - дип зарланганы истә. Яшь укытучы моны Әлмәттә укучыларны алып барырдай Тукай почмагы булмавы белән аңлаткан иде... Килешми булмый бу фикер белән, китапларда һәм интернеттагы мәгълүмат белән генә Тукай кебек олы язучыларны яшьләрнең күңеленә кертеп булмый шул. Кырлай музеена бару да һәркемнең җаеннан килми. Кем белә, бәлки якын киләчәктә берәр урында яки мәктәптә Тукайга багышланган тулы бер кабинет, музей яки шагыйрь почмагы булдырылыр? Тукайның нинди юбилее дигән сорауга алайса мәктәп укучылары күзгә карап 90 дип җавап бирде бит...
Филүзә Хәмидуллина.
Автор фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа