Реклама
Районда урак өсте узган атнада гына башлануга да карамастан, инде кыр батырлары күренә башлады. Җирле бюджеттан кызыксындыру чарасы буларак каралган премиянең беренче ияләре дә билгеле.
Сишәмбе көнне Токарликов исемендәге ААҖнең сигез комбайнерына сертификатлар һәм район башлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылды. Бүләкләрне беренче булып алган Роман Мифтеев "Нью-Холанд" комбайнында инде 296 тонна ашлык суктырырга өлгергән. "СМП-Нефтегаз" предприятиесендә эшләүче Роман урып-җыю эшләрендә җиденче ел катнаша. Исәбе - киләчәктә дә хуҗалыклар өчен шушындый хәлиткеч, җаваплы чорда үз өлешен кертүне дәвам итү. Евгений Швецов та калышырга җыенмый. Аның сишәмбе көнгә булган күрсәткече 262,32 тонна иде.
Әлеге җәмгыятьтә урак өстенә 18 июльдә старт бирелгән. Генераль директор Рәсим Исхаков әйтүенчә, биш көн эчендә 2200 гектарда чәчелгән уҗым культураларының 1,5 меңе урылган, 3,5 мең тонна ашлык җыеп алынган. Быел да һава торышы игенчеләрне бик иркәләмәде, уңыш булмас инде дип аларны пошаманга төшерде. Уҗым культураларыннан алынган уңыш токарликовлыларны сөендерә. Әлегә ул 29-30 центнер тәшкил итә. Борчакныкы гына 13 центнердан бераз гына артык.
Алда эш күп: 7700 гектардагы бөртекле культураларның 5500 ендә арпа, сабан бодае, солы, борчак чәчелгән.
- Әлегә көненә 250-300 гектар мәйдан җыябыз. Бүген 17 комбайн эшли. Инвестор ярдәме белән тагын ике комбайн ярдәмгә килә. Һава торышы әйбәт булса, 20 августларга эшләрне тәмамларбыз дип планлаштырабыз, - диде хуҗалык җитәкчесе. - Быел игътибар гектарларга, тулаем җыемнарга түгел, ә сыйфатка биреләчәк. Уҗым культуралары бар, аларны югалтуларсыз җыеп алырга кирәк. Арпа, сабан бодае бик әйбәт үсмәде, алардан гектарыннан 15-16 центнер гына уңыш булыр дип
Комбайннарны иң түбән тизлектә эшләтү таләбе куелган. Хезмәткә түләү шартларын һәркем белеп тора - басуда эш тәмамлангач, тулаем җыемнан уңыш бирүчәнлек билгеләнә, эш хаклары шуннан чыгып исәпләнә. Инвестор да кызыксындыру чаралары караган, урып-җыю азагында һәр комбайнерга 40-50 шәр мең премия бүлеп бирә. Таләпләрне үтәмәгән комбайнерлар бу премиядән мәхрүм ителәләр.
"Союз-Агро" җәмгыятенең Кузайкино кустында да уңыш начар түгел. Уртача алганда гектарыннан 25,6 центер чыга. Игеннәр каерылып үскән. Ерсубайкино басуында ул хәтта 31 центнер. Биредә 14 комбайннан өч звено ясаганнар. Без килгәндә Ерсубайкино басуында 3 комбайн эшли иде. Звеноларның икенчесе Багряж, өченчесе Ямаш басуларында. Шулай ук яхшы һава торышыннан файдаланып калу өчен ике смена эш оештырылган. Җитәкчелекнең әйтүенчә, 33 әр центнер булган иген кырлары да бар. "Союз-Агро" быел көзен туфракны яңа технология буенча эшкәртә башларга планлаштыра. "Ноутил" дип аталган технология буенча чәчү туфракны эшкәртмичә генә турыдан-туры башкарыла. Бүген турыдан-туры чәчә торган алты комплекс сатып алынган.
- Монда эш нибары 3 этаптан тора: чәчү, үсемлекләрне саклау һәм урып-җыю, - дип аңлатты җәмгыятьнең үсемлекчелек бүлеге начальнигы Илдар Харисов. - Гербицидлар буенча көчле эш алып барачакбыз. Көзге һәм язгы эшкәртүләр шул рәвешле булачак.
Кузайкино кустында көненә 650-700 тонна ашлык урып-җыела. Үз элеваторлары булгач, аларга тагын да җиңелрәк. Авыл хуҗалыгы идарәсенең игенчелек буенча консультанты Хәким Нәкиев "Союз-Агро"ның иген басуларының кырый-кырыйларын сөреп чыгуларын башкаларга үрнәк итеп китерде. "Басуларын бар яклап сөреп чыккан бердәнбер хуҗалык бу. Районда моны ничә ел инде кертә алмыйбыз. Бу игенчелек культурасы да, чүп үләннәргә каршы көрәш тә, аннан соң тракторларга чәчүлекләрне эшкәрткәндә игеннәрне таптамыйча борылу өчен дә кирәк", - диде ул.
Быел "Аппак" ҖЧҖ җитәкчесе Әсхәт Пукачевның да кәефе әйбәт - уҗым культуралары узган елга караганда да әйбәтрәк уңышка өметләндерә. Хуҗалыкта алар 200, ә сабан культуралары 300 гектар мәйданда игелә. Уңыш әлегә гектарыннан 20 центнер чыга. Аппак авылы каршындагы басуда җилдә тибрәлүче биек булып үскән уҗым бодае күзләрне иркәли - гәрәбәдәй сап-сары, тулышкан башаклар кояш нурларында тагын да гүзәлрәк күренә. Җәмгыять комбайннары белән генә мактана алмый. Үзләренең нибары ике "Енисей" бар. Без килгәндә аның берсе ватылып туктап калган иде. Ярдәмгә механикалаштырылган отрядтан бер комбайн җибәрелгән. "Комбайннарга 13 ел инде. Яңартырга әлегә мөмкинлекләр юк шул", - диде җитәкче.
"Кичүчат" хуҗалыгында да эш кайный. Иген кырында шулай ук комбайн-машина гөрелтесе тынып тормый. "Тантана" сортлы арыш чәчелгән басудан 25-30 центнер уңыш җыела. Уҗым культураларының 150 гектар мәйданы урып-җыелган инде. Бу барлык мәйданның яртысы дигән сүз. Хуҗалык җитәкчесе Җәлил Сафиуллин комбайннарның ватылуларсыз эшләвен җиткерде. Ягулык көзге кыр эшләренә дә җитәрлек. Механизаторларның күпчелеге читтән җәлеп ителгәннәр.
- Уҗымнар әйбәт, сабан культуралары кимрәк булыр инде, - дип көресенә Җәлил әфәнде дә. - Арпа гектарыннан 20, сабан бодае 15-20 центнер чыгар дип уйлыйбыз. Безнең үз тегермәнебез бар. Ипине үзебез пешерәбез. Моның өчен ашлык җитәргә тиеш.
"Актау" хуҗалыгында да корылыкка да карамастан, игеннәр мул булып үскән. Әлбәттә, без авыл хуҗалыгы районнары белән ярыша алмыйбыз. Әмма безнең төбәк өчен һәр гектардан 28 центер бөртек җыеп алу начар түгел. Мәмәт авылындагы уҗым арышы басуында эшләүче 3 комбайнның икесе хуҗалыкны, берсе шулай ук районнан җибәрелгән. Башка хуҗалыклардан аермалы буларак, биредә механизаторлар авыл кешеләре.
- Нинди проблемаларыгыз бар? - дип кызыксынабыз хуҗалык җитәкчесе Данис Хәбибуллиннан.
- Быелга ашлык сатып алу бәяләренең күпме икәнлеген белмибез. Бу безне бик борчый. Аннан соң җыелган уңышны вакытында озатасы килә. Исәбебез - лизинг буенча кредитны якын көннәрдә ябу, Яхшы һава торышы булганда бурычларны каплыйсы иде. Эш барышында проблемалар була инде ул, алардан чыгу юлын һәрвакыт табарга мөмкин, - дип җавап кайтарды "Актау" башлыгы.
Бүген игенчеләр өчен аяз көннең һәр секунды кадерле. Моны һәркем яхшы аңлый. Муниципалитет быел да һәр хуҗалыкка җаваплы кешеләр билгеләде. Алар һәр көнне эш барышына күзәтчелек итеп, килеп туган сорауларны белән кызыксынып тора. Ә район бюджетыннан премияләр КФХдан булсынмы ул, фермерлармы, норманы тутырылган һәркемгә каралган.
Валентин Матюшин:
- Мин Токарликов исемендәге хуҗалыкта эшлим. Кышын шофер вазифаларын башкарам, ә инде урып-җыю чоры җиткәч, комбайнга утырам. Бу минем дүртенче урак өсте. Узган ел да байтак кына сертификат туплап, яхшы премиягә ия булган идем. Быел да сынатырга исәбем юк. Менә беренчесен тапшырдылар да инде. Эштән курыкмыйм, кыр эшләре миңа ошый.
Александр Уливанов:
- Иртән сәгать бишенче яртыда торабыз, өйгә кичке уникенче яртыда гына кайтабыз. Шундый эш чоры. Комбайннар күп безнең, урак өстен планлаштырган вакытта тәмамларбыз дип уйлыйбыз. Мин урак өстендә 1997 елдан бирле катнашам. Токарликов исемендәге җәмгыятьтә өченче сезоным. Сертификатны бик шатланып алдым. Ул тагын да тырышбрак эшләргә өнди. Үзем Кләмәнтәйнеке, "СМП-Нефтегаз"да машинист булып эшлим.
Георгий Антонов:
- Иртәдән караңгыга кадәр эшләү ардырта, әлбәттә. Авыл хуҗалыгында җиңел эш юк. Уңыш яхшы чыкса, арыганнар онытыла, кәефләр күтәрелә. Мин 1971 елдан бирле төрле комбайннарда эшләдем. Башта "Нива", "Дон" комбайннары иде. Менә җиде ел инде Нью-Холанд" ны иярлим. Үзебез чәчәбез, эшкәртәбез, җыябыз, шуңа да игеннең һәр бөртеге, һәр башагы кадерле.
Ирина Апачаева
Автор фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Әлмәт районы