Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Батырлыкка вакыт чикләре юк

Каһарманлык үрнәге хәтердә сакланганда - үлемсез.

Мәдәният һәм ял паркы аллеясында (анда районның 25 каһарманы бюст белән мәңгеләштерелгән, шуларның 13 е безнең арада) бүгенге һәм киләчәк буыннарга батырлык өчен һәрвакыт мәйдан булачагын искәртеп торачак әле алар.

9 декабрьдә Каһарманнар көне билгеләп үтелә. Бу дата 1769 елда Екатерина II тарафыннан Изге Георгий ордены гамәлгә куелуга багышлана. Ул чорда бу дәрәҗәгә сугышта кыюлык, батырлык күрсәткән сугышчылар ирешә торган булган. Әлеге традиция 1917 елга кадәр дәвам иткән. Орденга югары хәрби бүләк статусы 2000 елда кайтарыла. Һәм 2007 елдан алып 9 декабрьдә Советлар Союзы, Россия каһарманнарын, Изге Георгий һәм Дан орденнары кавалерларын хөрмәтлиләр. Әлмәт бу традициягә быел да тугры калды.
Җирлек яу кырында батырлык үрнәге булучыларга, үзен аямыйча хезмәт вахтасын үтүчеләргә бай. Очрашуга ки-лүчеләр арасында 1954 елда Әлмәткә килеп төпләнгән Хәлимә Газизова да бар. Ул килгән елларда кала зур темплар белән күтәрелгән чор була. Ташчылар курсын узган Хәлимә апа да җиң сызганып төзелеш эшенә керешә. "Күңелле эш-ләдек, дус яшәдек. Эшне яраттык, шуңа күрә авырлыклардан курыкмадык, - дип искә ала ул чорны Хезмәт Даны орденының тулы кавалеры. - Ни генә димә, Әлмәт яхшы төзелгән. Шәһәргә карыйм да, горурланам". Әлмәттәге 1 нче мәктәп, Чехов урамы, драмтеатр һәм башка социаль-мәдәни объектлар, микрорайоннар төзелешендә Хәлимә Газизова бригадасының да өлеше зур.
Әлмәт - нефтьчеләр башкаласы. Шуңа күрә каһарманнар исемлегендә нефтьчеләр шактый. "Без яхшылыкка омтылып эшләдек. Шул омтылыш, хезмәттән тәм табу авырлыкларны оныттырды", - дип каһарманлык сере белән уртаклашты Хезмәт Даны ордены кавалеры Валентина Дорофеева.
Муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урын- басары Василий Самойлов каһарманнарга район башлыгының котлавын ирештерде. "Сез хөрмәткә лаек. Яшь буынга тигезләшү өлгесе", - дип ассызыклады ул. Фидакарьлек, тырышлык үрнәге булган бу әлмәтлеләрне "Татнефть" ААҖнең профсоюз комитеты рәисе Гомәр Яруллин тәбрикләде.
Каһарман булып тумыйлар. Туган як, туган ил хакына, кайвакытта гомер бәрабәренә кылына ул батырлык.
Ләйләгөл Минаева
Л.Воронина фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250