Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Басуларда трактор гөрелтесе

Кояш нурларын көннән-көн ныграк сибә бара. Нәтиҗәдә басу-кырларда да берничә көн эчендә кар эреп бетте. Бу үз чиратында авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре өчен аеруча җаваплы чор җитүенә күрсәтә. Районда якшәмбе көнне язгы кыр эшләренә старт бирелде.

Әлмәт муниципаль районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы И.Ә.Габдрәкыйпов әйтүенчә, 15 апрельдә "Кичүчат", "Рубин", "Зәй" җәмгыятьләре беренчеләрдән булып язгы кыр эшләрен башлап җибәргән. Әлегә җир кипкән урыннарда күпьеллык үләннәрне тукландыру һәм тырмалау эше бара. 16 апрельгә 1 мең гектар мәйдандагы үләннәр тукландырылган иде. Тырмаланган туфрак 300 гектар тәшкил итә. Дүшәмбе көнне Токарликов исемендәге акционерлык җәмгыяте, "Аппак" һәм башка хуҗалыклар да эшкә кереште. Извиль Әнәсович шушы көннәрдә уҗым культураларын тукландыруга керешәчәкләрен дә белдерде.

Язгы чәчүгә килгәндә, һәркем җирнең кибүен көтә. Техника алгы сызыкка куелган. Бүген хуҗалыкларда орлыкларны агулау бара. Инде 1200 тонна чәчүлек материал бу процессны узган. Ягулык-майлау материаллары белән тәэмин ителеш уңаеннан да эш бара. Хуҗалыклар аның өчен акча күчерүне дәвам итә. Хәзерге көндә 500 тонна ягулык-майлау материалы өчен акча түләнгән. И.Ә.Габдрәкыйпов һава торышы кулай булу белән чәчүне башлап җибәрәчәкләрен билгеләп үтте.

И.Апачаева.

Фото: http://www.bd-vrn.ru/columns/14/4298/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250