Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Баш өстендә - сөңге

Кыш айлары кешеләр сәламәтлегенә бозлы, тайгак юллары белән генә янамый. Аның әле баш өстендә менә-менә төшәм дип торган сөңге бозлары да бар. Һәр елны сөңге бозлар аркасында имгәнүчеләр дә күзәтелә. Алар имгәтеп генә калмый, кеше гомерен өзәргә дә мөмкин.

Баш очындагы бозлар белән бәйле бәхетсезлек очраклары илнең төрле төбәкләрендә быелгы кышта да теркәлә башлаган иде. Шөкер, әлегә мондый бәла-каза Әлмәтне әйләнеп узган. Ләкин беребез дә мин мондый хәлгә юлыкмам дип ышанып әйтә алмый. Бәла аяк астында дигән әйтемне бу юлы бәла баш өстендә дә дию дөресрәк булыр.

Кышкы салкыннарда сөңге бозлар каян барлыкка килә соң? Температураның күтәрелүе, һава торышының тотрыксыз торуы аркасында, чарлакларда, түбәләр яхшылап капламаган урыннарда җылы югалу сәбәпле үсеп чыга алар. Әлбәттә, әлеге бозлар кечкенә генә булса, борчылмас та идек. Әмма алар "ай үсәсен көн үсә" һәм көннәрдән бер көнне түбә астыннан, йорт кырыйларыннан узучылар, шулай ук бирегә куелган транспорт чаралары өстенә килеп төшә. Югарыдан зур тизлектә төшкән бозның нинди бәхетсезлек очраклары алып килүен һәркем күз алдына китерәдер.

Сөңге бозлар Әлмәттә быел да озак көттермәде, салкыннар башлану белән байтак кына торак йортның түбә кыекчаларына "менеп кунаклады". Мисал эзләп еракка барырга туры килмәде. Редакция белән янәшәдә урнашкан Ленин урамындагы 64, 66, 70, 74, 78, Белоглазов урамындагы 141, 143 нче һәм башка йортлар түбәләреннән хәзер дә асылынып торган бозлар игътибарны ерактан ук җәлеп итте.

Идарәче компания җитәкчеләре сөңге бозлар белән бертуктаусыз көрәш алып барырга туры килүен әйтәләр. Аларны бәреп төшереп кенә бетерәсең, кабаттан пәйда булалар. Сөңге бозлар вакытында бәреп төшерелмәгән очракта бу урыннан үтәргә куркыныч икәнлеген искәртүче койма куелырга яки лента сузылырга тиеш. Күргәнебезчә, бу кисәтүләр һәркайда да куелмый. Шуңа күрә газета укучыларыбызга, шәһәрдә һәм районда яшәүчеләргә йорт кырыйларыннан узганда игътибарлы булырга, түбә кыекчаларына, яңгыр сулары торбаларына күз салырга, йорт фасадларына якын килмәскә киңәш итәбез. Сөңге бозларның исеме җисеменә туры килүен, аларның сөңге кебек очлы булуын онытмагыз. Балаларга да бу хакта аңлатыгыз.

Ирина Апачаева

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250