Айрат Хәйруллин Әлмәт балаларын газета-журналларга яздырды
Шәһәр мэры 2017 елның I яртыеллыгына укучыларга бүләк ясады.
Әлмәт балалар йортында тәрбияләнүчеләрне ул "Татмедиа" басмалары - "Сабантуй", "Салават күпере", "Ялкын"га яздырды. "Татмедиа" бинасында урнаштырылган чыршыга ул үз исеме язылган "Яңа ел уенчыгын" элде.
#Татмедиа игълан иткән #ПодариПодписку хәйрия проектын «Татмедиа» АҖ генераль директоры Андрей Кузьмин башлап җибәргән иде. Аңа республиканың төрле дәрәҗәдәге җитәкчеләре кушылды.
Акциядән читтә калмагыз! Якыннарыгызны #Элмэттаннары һәм #Знамятруда газеталарына яздырып, Яңа елга бүләк ясагыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа