Реклама
Һава торышы начарлану сәбәпле, республиканың кайбер районнары электр энергиясез калган.
Утсыз калучылар - Яшел Үзән, Саба, Әтнә, Әгерҗе, Кукмара районнарында, барлыгы 72 торак пунктта яшәүче 12165 кеше. Аларның һәрберсендә авария-торгызу эшләре алып барылган. МЧСның матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, хәзерге вакытта көчле җил, бозлавыктан зыян күргән торак пунктларның һәрберсендә электр энергиясе белән тәэмин ителеш торгызылган.
Иртәгә Әлмәттә дә минус 2 градус булуы көтелә. Синоптиклар әйтүенчә, бүген төнлә -5 градуска кадәр салкын булачак. Димәк, юлларда бозлавык булуы ихтимал. Сак булыгыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Әлмәт районы