Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

6 көннән Универсиада утын Әлмәт каршы алачак, бүген ул Саратовта

Саратов ут эстафетасының Россия этабында 27 нче шәһәр булды

Бөтендөнья студентлар уеннары символы Россия буйлап сәяхәтен дәвам итә: 14 нче июньдә Саратов халкы Универсиада утын каршы алды.
Саратов ут эстафетасының Россия этабында 27 нче шәһәр булды. 30 факел йөртүче Универсиаданың төп символын Саратов урамнары буйлап алып бардылар һәм шәһәрнең ут касәсен кабыздылар. Спорт бәйрәме Саратов дәүләт университеты алдындагы мәйданда башланды, анда беренче кабызылган факелны Саратов өлкәсе Хөкүмәте рәисе урынбасары Михаил Горемыко алды.
Эстафета шәһәрнең Чернышевский мәйданында ут касәсен кабызу белән тәмамланды. Тантанада ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Юрий Кузьмин, "Казан 2013" Башкарма дирекциясе генераль директоры урынбасары Лариса Сулима, Саратов өлкәсенең яшьләр сәясәте, спорт һәм туризм министры Наилә Бриленок һ.б. катнашты.
Ут эстафетасыннан истәлек буларак, Лариса Сулима һәм Юрий Кузьмин Саратов җитәкчелегенә истәлекле факеллар бүләк иттеләр. Универсиада уты Самарага юл алды, аны анда бүген каршы алачаклар, дип хәбәр итә "Казан 2013" Башкарма дирекциясе матбугат хезмәте.

21 июньдә Универсиада уты Әлмәткә киләчәк. Бу Әлмәт тарихында зур вакыйга.

21 июньдә 12 сәгатьтә шәһәрнең төп урамында транспорт хәрәкәте чикләнәчәк, кичке биштә исә Ленин урамына җәмәгать транспорты да кертелмиячәк.

Әлмәткә ут икенче атнаның җомгасында килә. Аны СУ-2, РТС районы, Ленин урамы буенча Әлмәт дәүләт нефть институтына кадәр алып барачаклар. Аннан нефтьчеләр мәйданына кадәр юл алачак. Биредә Ут касәсен кабызу тантанасы узачак. Монда ук бәйрәм шоусы, казан ди-джейлары катнашында яшьләр өчен программаүткәрү дә каралган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса