2014 елда Әлмәттә 23 ветеран, 7 ятим бала торак белән тәэмин ителәчәк
Көн кадагындагы эшләр Без 22 программада катнашабыз Быел республикада төзелеш өлкәсендә 25 программа тормышка ашырылачак.
Аның 14 е буенча Министрлар Кабинетының тиешле карарлары кабул ителгән инде, 10 программа буенча карарлар таләп ителми. Әлмәт районы исә бу программаларның 22 сендә катнаша.
Әлеге программаларның әһәмиятен һәрберебез аңлый. Аларны тормышка ашыру - ниһаять, синең дә үз почмагыңны булдыру, торакка чират кимү, уңайлыклы фатирлар, төзек юллар, заманча шартлар белән тәэмин ителгән социаль-мәдәни-көнкүреш объектлары һәм башкалар дигән сүз. Шуңа күрә төбәктә программаларның эшләвенә шатланмый мөмкин түгел.
Шөкер, район ел саен торак төзелеше планын үтәп килә. Алга куелган бурыч аз түгел. Быел да узган ел кебек үк барлыгы 155 мең квадрат метр торак сафка бастырылачак. Авария хәлендәге йортларда яшәүчеләрне күчерү шулай ук дәвам итәчәк.
Ел азагында тору урыны буенча узган җыелышларда микрорайоннарда яшәүчеләрнең еш кына йортларын капиталь ремонт исемлегенә кертүләрен сораган үтенечләрен ишетергә туры килде. Ничек кенә булса да, бу җәһәттән дә программаның уңышлы тормышка ашырылуы күз алдында. Шәһәр һәм районда инде дүрт йөздән артык йорт төзекләнде, "матур күлмәкләр киде". Быел аларның саны тагын 35 кә артачак. Программа буенча моның өчен финанс 267,5 миллион сум күләмендә билгеләнгән. Агымдагы ел исемлегенә 8 Март урамы, 11, 17, Базовая, 26, Белоглазов, 143, 145, Волгоградская, 9, 11, 21, Гафиятуллин, 21, 43, Шевченко, 108, Нефтьчеләр, 45, Төзүчеләр проспекты, 43, Тукай проспекты 54 а, К.Цеткин, 53, Ленин, 5, 64, 95, Җәлил, 29, Промышленная, 2, Пушкин, 52, Радищев, 5, 9, Фәхретдин, 14, 36, Совет, 155, Тельман, 64, Чернышевский, 6, Полевая, 8, Түбән Мактамадагы Девон, 59, Совет, 100, Завод, 12, Некрасов, 42, Рус Акташындагы Төзүчеләр урамының 17 һәм 24 нче йортлары кертелгән.
Юлларны ремонтлау эше дә туктамый. Районда агымдагы елда 909 763,39 мең сумлык эш башкару күздә тотыла. Казан - Оренбург федераль трассасында өч урыннан тыш Әлмәт - Иске Шөгер - Кузайкино - Нурлат юлы төзекләндереләчәк. Шулай ук гаилә фермаларына бару өчен юл ясауга да өлеш (2670 мең сум) чыгарылган.
Республиканың мәктәпләргә капиталь ремонт уздыру программасы нигезендә былтыр Әлмәтнең 9 мәктәбе һәм бер коррекция уку йорты яңа сулыш алды. Быел исә калабызның 3 һәм 10 нчы, Ямаш, Кичү, Иске Михайловка, Сиренькино мәктәпләренең укытучылар һәм укучыларын сентябрьдә яңартылган белем йорты каршы алачак.
Авыл клублары төзелеше программасы кысаларында Чупай авылында төзелүче 200 урынлык күп функцияле мәдәни үзәк тә вакытында ишекләрен ачар дип ышанасы килә.
Арабызда сәламәтлек саклау учреждениеләренә мөрәҗәгать итмәгән кеше сирәктер. Әлбәттә, бу яктан шәһәрдә яшәүчеләр бәхетлерәк иде - ерак барасы юк: даруханәсе дә, шифаханәләре дә кул сузымында гына.
2014 елда Бөек Ватан сугышында катнашкан 23 ветеран, 7 ятим бала, биш һәм аннан артык балалы бер гаилә торак белән тәэмин итү исемлегенә кертелгән.
Авылда яшәүчеләрнең мәнфәгатен кайгыртуны үз өстенә алган беренчел медицина-санитар ярдәмне камилләштерү программасы инде районның кайбер торак пунктларын шатландырырга өлгерде. Быел да республика бюджеты акчасына Сөләй, Ямаш авылларында яңа, заманча модульле фельдшер-акушерлык пунктлары төзеләчәк. Борискино, Васильевка, Югары Мактама, Илтән-Бута, Кләмәнтәй, Новотроицк, Яңа Михайловка, Миңлебай авылы һәм станциясендәге фельдшер-акушерлык пунктларына, Рус Акташындагы участок шифаханәсенә, Яңа Кәшер табиблык амбулаториясенә капиталь ремонт ясала.
Авыл халкын сөендерү моның белән генә тәмамланмый. Мәмәттә җирле бюджет, Кәләйдә республика бюджеты хисабына участковыйлар өчен эш урыны белән бергә шәхси йорт төзеләчәк. Торак пунктларны су белән тәэмин итү программасы нигезендә Урсалыда суүткәргеч сузыла. Ә менә Югары Мактама, Новотроицк, Бута, Васильевка, Улаклы Чишмә авылларында яктыркычларны торгызу буенча эш алып барылачак. Бюджет өлкәсе объектларын җылылык белән тәэмин итү өчен Кәләй станциясендә һәм авылында, Рус Акташында, Ерсубайкинода, Кләмәнтәйдә, Кузайкинода, Елховой һәм Аппаковода республика ярдәме белән котельныйлар сафка бастырыла. Габдрахман авылында блок-модульле ветеринария пункты төзү каралган.
"Һәркем куллана алырлык тирәлек" программасы да Әлмәттә эшләвен дәвам итә. Физик мөмкинлекләре чикләнгәннәр, ниһаять, эшләр тәмамланганнан соң быел драмтеатрга тоткарлыксыз үтеп керә алачаклар. Балалар поликлиникасында да шушындый ук уңайлыклар тудырылачак. Эшләр исемлегенә шулай ук 1 нче гимназия, 24 нче мәктәп, футбол һәм ат спорты буенча балалар-яшүсмерләр спорт мәктәпләре, "Ветеран"үзәге, IV төрдәге коррекция мәктәп-интернат, җәяүлеләрнең юлны аркылы чыгу урыннары кертелгән.
Урсалы, "Дуслык" микрорайонында, Шевченко урамындагы 2 г, 108, Тельман урамындагы 68 нче йортлар ишегалларында агымдагы елда универсаль спорт мәйданчыклары пәйда булачак. Ә инде иң нәниләр өчен мәктәпкәчә учреждениләрдә яңа урыннар булдыру программасы эшли. Әлмәттә быел "Көнбатыш капка" микрорайонында 140, "Дуслык"та 260 урынга балалар бакчалары төзелешенә әзерлек эшләре башланачак. Менә шундый һәм башка сөенечле вакыйгалар көтә безне быел.
Ирина Апачаева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа