Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

2013 елда Әлмәттә коррупциягә каршы закон бозуның 159 очрагы ачыкланган

Әлмәт шәһәр прокуратурасы узган ел коррупциягә каршы көрәш закончалыгын бозуның 406 очрагын ачыклаган.

Прокурор карары буенча 52 урындагы зат административ җаваплылыкка тартылган - бу саннар район башлыгы каршында төзелгән коррупциягә каршы комиссиянең 4 апрельдә үткән утырышында китерелде.

Коррупциягә каршы көрәш алып бару максатыннан прокуратура тарафыннан чаралар комплексы эшләнгән. Ул үз эченә хезмәт урыныннан файдаланып кылынган җинаятьләрне ачыклауны, хокукый актларга экспертизалар уздыруны, дәүләт һәм муниципаль хезмәт турындагы закончалыкны саклау белән тәэмин итүне, бюджет акчаларын тотканда хокук бозуларны кисәтүне һәм башкаларны үз эченә ала. Шәһәр прокуроры Рафаэль Шакиров әйтүенчә, хокук саклау органнары үткән ел 18 урындагы җинаятьне ачыклаган.

- Шул ук вакытта ришвәт алуның һәм җинаять юлы белән табылган милекне легальләштерүнең бер генә факты да ачыкланмады. Ләкин прокуратураның күзәтчелек эшчәнлеге нәтиҗәләре коррупциягә җирлек булуы хакында сөйли, - диде Рафаэль Шакиров.

204 урындагы зат дисциплинар җаваплылыкка тартылган. Прокурорның тикшерү материаллары буенча 3 җинаять эше кузгатылган. Кайбер муниципаль учреждениеләрнең урындагы затлары һәм авыл җирлекләре башлыклары эшмәкәрлек һәм башка юнәлештә акча түләнә торган эшчәнлектә законсыз катнашуы административ җаваплылыкка тартылу белән тәмамланган. Дәүләт һәм муниципаль милекне башка оешмаларга аренда һәм коммуналь хезмәтләргә чыгымнарны кайтару хакында килешү төземичә генә бирү очраклары да күзәтелгән.

Быел коррупциягә каршы закон бозуның 159 очрагы ачыкланган. Әлеге тикшерүләр нәтиҗәсендә 41 урындагы зат административ һәм 40 ы дисциплинар җаваплылыкка тартылган. Прокурор федераль законга җавап бирмәүче 78 муниципаль хокукый актына ризасызлык белдергән. Алдан тикшерү органнары торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә бер җинаять эше кузгаткан.

Авыл җирлекләре башлыкларына таләпләр зурдан. Мисал өчен, алар муниципаль хокукый актларны коррупциягә каршы экспертиза уздырып кабул итәргә, районның рәсми сайты белән эшләргә тиешләр. Ләкин бар җирдә дә бу таләпләр үтәлми.

Район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гыйрфанов күп кенә хилафлыкларның законнарны белмәү сәбәпле килеп чыгуын билгеләп үтте. Аның белән килешми мөмкин түгел, законнарны белмәү җаваплылыктан коткармый.

Утырышта агымдагы елга эш планы кабул ителде. Комиссия тикшерүенә мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләренә чиратны киметү һәм коррупциягә юл куймау буенча күрелгән чаралар, бюджет акчаларының ничек тотылуы һәм башкалар турындагы сорауларны кую планлаштырылган.

Ирина Апачаева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250