Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

15 апрельдән 15 майга кадәр Әлмәт районында янгынга каршы махсус режим кертелә

Район башкарма комитеты тарафыннан расланган карар нигезендә 15 апрельдән 15 майга кадәр Әлмәт районында янгынга каршы махсус режим кертелә. 9 апрельдә булып узган матбугат конференциясендә район күзәтчелек эшчәнлеге бүлегенең өлкән инспекторы Александр Бибиков барлык әлмәтлеләрне янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәргә чакырды.

- Узган елның шушы чорында көннәр җылы булып, кипкән үлән яна башлаган иде инде, - дип журналистларга былтыргы хәлне искә төшерде Александр Бибиков. - Янгын сүндерү службасы хезмәткәрләре бер янгыннан икенчесенә күчә-күчә, районда куналар иде диярлек. Быел әлегә һава торышы безнең өчен кулай.

Янгынга каршы махсус режим кертелгән көннән алып Әлмәттә патруль төркемнәре төзеләчәк. Алар район башкарма комитеты, полиция, янгын күзәтчелеге, экология һәм табигатьтән файдалану департаменты хезмәткәрләрен үз эченә алачак. Патрульлек итү маршрутлары урман массивлары, күмәк бакчалар һәм шәхси сектор аша үтә.

Бу чорда урманнарда һәм корылмаларга якын урыннарда учак ягу катгый тыела. Кагыйдәләргә буйсынмаучыларга карата административ йогынты чаралары күреләчәк.

- Административ хокук бозулар турындагы кодекста янгынга каршы махсус режим шартларында урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозган өчен гражданнарга өчтән алып дүрт мең сумга кадәр штраф салу каралган. Шунлыктан участокта чүп яндыру да акча янчыгыгызны сизелерлек суммага юкартырга мөмкин, - дип төгәллек кертте Александр Бибиков.

МОНЫСЫН КОНВЕРТ ИТӘРГӘ

Җаваплы урындагы затлар өчен штраф суммасы тагын да зуррак - 10000 нән алып 20000 сумга, юридик затлар өчен - 500000 нән алып бер миллион сумга кадәр. Куакларга яки урман үсентеләренә белә торып ут төрткән өчен Россия Җинаять кодексының 261 нче маддәсе нигезендә 10 елга кадәр срок белән иректән мәхрүм итүгә кадәр җәза күздә тотылган.

Агымдагы елда кипкән-корыган үләннәргә ут төртү фактлары әлегә ачыкланганы юк. Юеш кар яки карлы яңгыр явуын кешеләр өнәп бетермәсә дә, янгын сүндерүчеләр моңа шатлана гына.

Журналистларның ял көннәрендә шашлык кыздырырга ярыймы соң дигән сорауларына күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге өлкән инспекторы уңай җавап бирде.

- Ял итүне берничек тә тыя алмыйбыз. Ләкин үтенечебез зур: бу чорда шашлыкны урманда түгел, ә йорт яны участокларында һәм ачык утта да түгел, ә мангалларда агач күмерен файдаланып әзерләсәгез иде. Якында гына сулы чиләк белән көрәк тотарга да онытмагыз! Ни булмас, әзер тору беркайчан да комачаулык итми.

Лилия СЕДЕЛЬНИКОВА

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250