12 меңнән артык әлмәтле диспансерлаштыру узган
Дәүләт безгә ел саен бушлай сәламәтлегебезне тикшерү мөмкинлеге тудыра.
Быел 12487 әлмәтле аннан файдаланган инде. Ел ахырына кадәр план буенча барлыгы 33 мең кеше диспансерлаштыру узарга тиеш.
Күп очракта үзебезне начар хис итсәк тә, шифаханәгә баруны кичектереп йөрибез. Ә бит авыруны башлангыч чорында ачыклау һәм дәвалау җиңелрәк. Диспансерлаштыру шуның беренчесен күз уңында тота да. Бигрәк тә ул йөрәк-кан тамырлары, онкология, үпкә авыруларын, шикәр диабетын үзвакытында ачыклау бурычын куя, чөнки нәкъ менә алар инвалидлыкка китерергә, тормышыбызга янарга мөмкин. Быел тикшерү узганнарның да (алар үзләрен сау-сәламәт дип санаган) 4 меңнән артыгында төрле хроник авырулар табылган, алар хәзер даими рәвештә табибка күренеп торырга тиеш һәм махсус медицина ярдәменә мохтаҗ. 2700 дән артык кеше риск төркемендә дип табылган. Шулай итеп, диспансерлаштыру үткәннәрнең 43 % ына гына сәламәт дип мөһер сугылган.
Районыбызда халыкның табигый үсеше 588 не тәшкил итә. Максат - әлеге уңай балансны саклап калу. Табиблар биргән мәгълүматка караганда, бездә соңгы елларда йөрәк-кан тамырлары системасы авырулары, башлангыч алган шешләр нәтиҗәсендә кешеләрнең гомерләре өзелә (75 %). Югары кан басымы, югары холестерин, тәмәке тарту, начар туклану, симерү, исерткеч эчемлекләр куллану һәм физкультура белән шөгыльләнмәү үлемне якынайтуга бер адым булып торалар. Алдан ук профилактик чаралар күрү, кирәк булганда дәвалау курслары узу һәркемгә файдага гына булачагы көн кебек ачык.
Кая мөрәҗәгать итәргә?
Әлмәттә диспансерлаштыру өч медицина учреждениесендә оештырыла: үзәк район шифаханәсендә, медсанчастьта һәм 3 нче поликлиникада. Яшәү урыны буенча һәркем профилактика кабинетына барырга, маршрут кәгазе алырга тиеш була. Кирәк дип табылган очракта табиблар сезгә икенче этапка юллама бирәчәк, ягъни монысында консультацияләр, лаборатор һәм инструменталь тикшерүләр уздырылачак.
Авылда яшәүчеләр өчен белешмә
Диспансерлаштыру каралган кешеләргә фельдшер яки шәфкать туташлары ярдәмгә киләчәк. Тиешле юлламалар алганнарга ерак йөрисе юк - табиблык амбулаториясендә үк анализлар тапшыру вакытны да, чыгымнарны да киметә. Бары тик УЗИ, маммография узу өчен генә авыл халкына шәһәр шифаханәләренә барырга туры киләчәк.
Кемнәр диспансеризация узачак?
2013 елда 1992, 1989, 1986, 1983, 1980, 1977, 1974, 1971, 1968, 1965, 1962, 1959, 1956, 1953, 1950, 1947, 1944, 1941, 1938, 1935, 1932, 1929, 1926, 1923, 1920, 1917, 1914 елда туганнарга бушлай тикшеренү мөмкинлеге каралган. Диспансерлаштыруның соңгы этабында һәркемгә сәламәтлек паспорты бирелә.
Тикшерүләр исемлеге
Диспансерлаштыру кысаларында анализлар тапшыру каралган. Күзләрне тикшерү, күз басымын билгеләү оештырыла, ЭКГ, флюорография, корсак куышлыгы органнарына УЗИ уздырыла. Шулай ук невролог белән терапевт та кабул итәчәк. Моннан тыш 50 яшьтән узган ир-атлар һәм 39 дан өстә булган хатын-кызларга башка төрле тикшерүләр дә гамәлгә кертелгән.
Нәтиҗәсе
Тикшерүләрдән соң һәм табиб-белгечләр карагач, һәр пациентка сәламәтлек төркеме билгеләнә.
- 1 нче төркем - хроник авырулар юк һәм риск факторлары күзәтелми - пациент сәламәт.
- 2 нче төркем - хроник авырулар юк - пациент сәламәт, әмма риск факторлары (тәмәке тарту, артык гәүдә авырлыгы, канда югары холестерин һ.б.) бар.
- 3 нче төркем - авырулар ачыклану - пациент алга таба тикшерүләргә, дәвалануга һәм реабилитациягә мохтаҗ.
Диспансеризация узаргамы-юкмы - һәркем үзе хәл итә, әмма сәламәтлекне бушлай тикшертергә, белгечләргә консультациягә барырга мөмкинлек бар икән, ник аннан баш тартырга?
Әлмәттә "кайнар линия" телефоннары:
Үзәк район шифаханәсе - 33-83-02;
3 нче поликлиника - 32-33-75;
Медсанчасть - 311-111, 311-159;
Сәламәтлек саклау идарәсе - 32-77-86.
Гөлназ ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА
Лилия Седельникова фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа