Урамнардагы чүп үлән, тузганак, тупыл мамыгы әлмәтлеләрне тәмам иза чиктерде
Торак-коммуналь хуҗалык тармагына караган проблемалар көннән-көн кабыргасы белән калкып чыга тора.
4 б.
Ташландыкка әйләндермәскә иде
Яңгырлар башланса алар әле икеләтә, өчләтә арта, чөнки кайсыдыр йортларның түбәләреннән су үтә, ишегалларында һәм урамнардагы асфальт юлларда су агу җайланмалары эшләми, подвалларны су басуы турында әйткән дә юк инде.
Шәһәр урамнарындагы, ишегалларындагы чүп үлән күкрәп үсте, тузганак, тупыл мамыгы әлмәтлеләрне тәмам иза чиктерде. Әле ярый атна башында яңгыр яуды.
Сүзне шул яңгырдан башлаган идек. Әле күптән түгел Кәләй тимер юл станциясенең Гагарин урамындагы 46 нчы йортта яшәүчеләр түбәләреннән шыбырдап су агуын хәбәр иткәннәр иде. Алай гына да түгел, мондагы прблемаларны тавык чүпләп бетерерлек түгел икәне дә ачыкланды. Әлеге йорт 1958 елда төзелгән һәм бүгенге көнгә кадәр бер тапкыр да капиталь ремонт күрмәгән булып чыкты. «Күпме җитәкче килде, күпмесе алышынды - аларның һәрберсе безнең проблема турында хәбәрдар иделәр, барысы да безне капремонт программасына кертергә вәгъдә бирә иде. Нәтиҗәсе генә булмады», - дип зарланды әлеге йортта яшәүчеләр. Тагын шунысы да бар - бу йорт һәм шушы урамдагы тагын 10 йорт белән беркем дә идарә итми икән. 11 ике катлы торак йортларның милекчеләре иң гади юлны - турыдан-туры идарә итүне сайлаган булганнар. Икенче төрле әйткәндә ут, су һәм җылылык өчен арадашчыларсыз берьюлы тәэмин итүчеләргә түләү. Җыелышларның беркетмәләре Татарстан Торак инспекциясенә кергән булган. Әмма милекчеләрнең кабул ителгән карарын исәпкә алып, идарә итү ысулы тормышка ашырылмаган, чөнки Торак инспекциясендә реаль төзелгән турыдан-туры килешүләр, шулай ук гомуми мөлкәтне тоту һәм агымдагы ремонт ясау турында мәгълүмат булмаган. Инде биш елдан соң да юридик статус буенча вәзгыять үзгәрмәгән, ә менә идарәсез йортлар тагын да искергән. 2020 елдан башлап республиканың Торак инспекциясе район башкарма комитетына идарәче компанияне сайлау буенча конкурс үткәрү кирәклеге турында берничә тапкыр хатлар да юллаган булган. Конкурс барган вакытта әлеге йортларга вакытлыча идарә итүчене билгеләү тиеш. Торак инспекциясе тарафыннан башкарма комитетка бу уңайдан кисәтү дә белдерелгән булган. ТР Торак инспекциясе хәбәр иткәнчә, бүген агымдагы ремонтны үткәрергә, йортны җылыту чорына әзерләргә, инженерлык челтәрләрен карап тотучы юк. 47, 53, 55 нче йортлар капиталь ремонт буенча республика программасына кертелгән кертелүен. Бүген балконнарның, фасадның, цоколь катының кирпече җимерек хәлдә. Ремонт ясалыр да ди, ләкин яңартылган йортларда тәртипне алга таба кем саклаячак? Йортны җылылык җибәрүгә кем әзерләячәк? Әлеге сораулар хәзергә ачык кала. Кәләй тимер юл станциясендә гомер кичерүчеләрнең гозерләре ТР Торак инспекциясендә контрольгә алынгач, чишелеш бәлки көттермәс, табылыр, дип өметләнеп каласы килә.
Резеда Исмәгыйлева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа