Әлмәтлеләр гозерләрен «Халык контроле»нә, торак инспекциясенә актив юллыйлар, социаль челтәрләрдә даими яктырталар
Әлмәтлеләр бүген торак-коммуналь хуҗалык өлкәсенә кагылышлы проблемаларны кабыргасы белән өскә калкытып чыгардылар.
Узган атнада Әлмәткә Татарстанның баш торак инспекторы Александр Тыгин үзе килеп китте. Ул район җитәкчелеге вәкилләре белән берлектә Түбән Мактаманың Девон, Совет, Садовая, Некрасов, Такташ урамнарында йортлар торышын тикшереп йөрде. Рейд барышында йортларның подваллары, түбәләре карап чыгылды, биредә яшәүчеләр белән сөйләшүләр уздырылды. Халык белән әңгәмә барышында гозер-үтенечләрнең исәбе-хисабы юклыгы ачыкланды, кайсы гына йортны алма - бардак булып чыкты. Мисал өчен, Садовая урамы, 19 нчы йорттагы подвалларны ел әйләнәсендә су баса, ә Некрасов урамында даими рәвештә канализация тыгыла, подвалларда хәтта үткәргечләр җылытылмаган, йортның фасады җимерелеп бара. Александр Тыгин һәрбер йортның подвалына төшеп һәм түбәсенә үзе менеп карады, нәтиҗәләр ясады, идарәче компаниягә стоякларны алыштырырга әмер бирде.
Халыкка сыйфатсыз коммуналь хезмәт күрсәтүдән тыш, кайбер йортларга кагылышлы документацияләр белән буталчыклыклар барлыкка килгәне дә ачыкланды. Мисал өчен, Садовая урамындагы 1 нче йорт кулланышка 1978 елны ук кертелгән булган, ә документларда әлеге дата 1993 ел дип теркәлгән. Шул сәбәпле йортка вакытында капиталь ремонт та үткәрелмичә калган. Биредә вентиляция системалары эшләми, продувкалар юк, канализация даими тыгыла, түбәдәге ремонт сыйфатсыз ясалганлыктан, биредә яшәүчеләр түбәгә менеп, тишек-тошыкларны үзләре даими ямап торырга мәҗбүр булалар икән.
- Сез барысы өчен дә кесәгездән чыгарып түлисез, шуңа күрә дә коммуналь хезмәтләрнең сыйфатлы булуын таләп итәргә тиешсез. Ошамый икән - идарәче компанияне алыштырырга тулы хокукыгыз бар. Килешүне өзү өчен сыйфатсыз техник хезмәт күрсәтү, гомуми территорияләрне начар җыештыру, яшәүчеләрнең шикаятьләрен игътибарсыз калдыру һәм хезмәтләр бәясен арттыру моңа тулы нигез булып тора. Фактларны теркәргә кирәк. Идарәче оешмаларга таләпләр РФ Торак кодексында төгәл язылган, - дип аңлатма бирде халыкка Александр Тыгин.
Татарстанның баш торак инспекторы Әлмәткә агымдагы елның июль аенда кабаттан тикшерү белән киләчәген хәбәр итте. Торак-коммуналь хуҗалык тармагын тикшерү рейдлары исә ай саен дәвам итәчәк. Күп катлы торак йортлардагы проблемалардан тыш әлмәтлеләрне калабызның җәмәгать киңлекләре торышы да борчый булып чыкты. Бу уңайдан редакциягә берничә шалтырату да булды. Мисал өчен, «Шәмсенур» паркында вандализм очраклары бик күп икән, җимереклекләргә ревизия ясап, карап чыгарга кирәклеген белдерә шәһәр халкы. Шевченко урамындагы паркның да бүгенге көндә хәле аяныч, биредә хәтта эскәмияләрне урлап алып киткәннәр, бөтен җир пыяла ватыклары белән тулган, ә Мәгърифәт бульварында фонарьларны ватып чыкканнар. Җәмәгать киңлекләренең шушындый кызганыч хәлгә килүе, һичшиксез, аянычлы күренеш. Бу урыннарны даими контрольдә тотарга тиешле службаларга паркларга, скверларга чыгарга һәм ситуацияне мөмкин кадәр тиз арада уңай якка чишәргә кирәктер.
Резеда Исмәгыйлева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа