Ел да ямыйлар, файдасы гына - нуль
Кышын халык карлы, чистартылмаган юллардан зарланса, язгы чорда кешеләрне, аеруча автомобильчеләрне, аның чокырлы, җимерек булуы борчый.
Юл газабы гүр газабына тиң, дип юкка гына әйтмиләр шул халыкта. Язгы чорда, аеруча яңгырлар вакытында төзекләндерелмәгән юллар бигрәкләр дә теңкәгә тия инде. Әлмәт җирлегендә мондый урыннар байтак. Ни гаҗәп - узган елда гына ремонтланган урыннарда асфальт ярылып, зур-зур чокырлар барлыкка килгән. Кая карама - чокыр-чакыр. Тиешле технологияләр кулланылмыймы, әллә соң асфальт-бетон катнашмасының сыйфаты начармы?
Монысын инде бары тик шул юлны җәйгән, чокыр ремонтын башкарган эшчеләр үзләре генә белә һәм зур сер итеп саклый торгандыр. Нефтьчеләр башкаласын бу күренеш бер дә бизәми. Әлмәтлеләр юлларның таушалуын нигездә яңгыр сулары ага торган корылмаларның эшләмәвендә, ә кайбер урыннарда бөтенләй булмавында күрәләр. Мисал өчен, Тукай проспекты, 4 нче йорт каршындагы юлда ливневкалар эшләми, чөнки аларны вакытында чистартмаганнар. Әлеге эшкә «Альянс» идарәче компаниясе бөтенләй бармак аша карый. Чернышевский, Чехов урамнарындагы тротуарларны исә даими су баса. Биредә әле канализация сулары да әледән-әле бәреп чыга тора, кайчагында аның сасы исенә чыдашлы булмый.
Ливневкалар бер нәрсә, кайбер микрорайоннарда асфальт юл да юк бит әле. Мисал өчен, Урсалының күп балалы гаиләләр яши торган микрорайонында бүгенге көндә ни машиналар, ни кешеләр үтеп йөри алмый - баталар. Волгоградская урамы, 11 нче йорт каршындагы территориядә АПТС җирне актарып ыргытып, чокыр ясап калдырганнан соң «Лачын» идарәче компаниясе дә, җылылык челтәрләре предприятиесе үзе дә әлеге урын турында онытты кебек. Ә бит биредә янәшәдә генә балалар бакчасы һәм уен мәйданчыгы урнашкан. Бәла-казадан Аллам сакласын.
Җитәкчеләргә кайбер авыллардагы юлларга да күз салырга вакыт җиткәндер. Ямаш һәм Зәй-Чишмә торак пунктлары арасындагы юллар бары тик чокырдан гына гыйбарәт.
Юллардагы кечкенә генә җитешсезлек тә зур бәхетсезлеккә китерергә мөмкин. Бу турыда барысы да белә, аңлый кебек. Каян килә соң битарафлык? Хәзер инде язгы чорга кердек. Юлларда чокыр ремонтлары март аеннан ук башланып китте. Ямыйлар, чәпиләр. Ярый инде, алай да ярап тора әлегә. Юл билгеләре бүгенге көндә инде бөтенләй күренми - анысы турында яза-яза арып беттек. Шуны гына искәртәсе килә, асфальт өслеккә юл билгеләрен ясауга быел булса да мөмкин кадәр иртәрәк тотынып, чыдам буяулар кулланып башкарсыннар иде. Практика күрсәткәнчә, шәһәр юллар идарәсе башкарган эшләрнең сыйфаты, әлмәтлеләр фикеренчә, үткән елны начар булды - инде җәй ахырына разметкалардан җилләр исте. Халык иминлегендә экономия ясау бер дә килешми торган гамәл, шул турыда кабат искәртәсе килә. Быел ЮХИДИ хезмәткәрләре әлеге җитешсезлекләрне катгый контрольдә тотарлар дип ышанып каласы килә.
Резеда Исмәгыйлева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа